Сайлауларның икенче көнендә сәгать өчкә Татарстан халкының 46,9 проценты тавыш бирде

18 сентябрьгә, 15.00 сәгатькә Татарстанда барлык сайлаучыларның 46,9 проценты тавыш бирүдә катнашты.

Сайлауларның икенче көнендә Татарстанның 46,9 процент халкы үз тавышын бирде. Бу хакта «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларына сылтама белән, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

2021 елның 1 июленә Татарстанда актив сайлаучы хокукына республикада яшәүче 2 931 939 кеше ия.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү барышына йогынтысы булырлык сайлау хокукы бозылу хакындагы дәгъвалар булмады.


Фикер өстәү