Татарстанның бер районында 105 яшьлек Өммениса әби тавыш биргән

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 105 яшьлек Өммениса Һадиева сайлау участогына үзе килә алмады. Ул гражданлык бурычын өендә үтәде.

Өлкән яшьтә булса да, әби илдәге сәясәттән яхшы хәбәрдар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, бүген ул өендә тавыш бирде.

«Мин элек сайлауларга бәйрәмгә барган кебек бара идем», — диде ветеран.

\Нократ


Фикер өстәү