«Ак Барс» бер алка белән җиңүгә иреште

Бүген «Ак Барс» хоккейчылар «Сочи» командасын 1:0 исәбенә җиңде.

Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда сакчы Кристиан Хенкель Континенталь хоккей лигасында «Ак Барс» өчен 100нче уенын үткәрде.

Бүгенге матчта «Ак Барс» составында команданың баш тренеры Дмитрий Квартальновның 19 яшьлек улы Александр да бар иде.

«Ак Барс» ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Подольск шәһәренең «Витязь» командасына каршы матч 20 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана.

\Татар-информ

 


Фикер өстәү