Республика клиник хастаханәсендә коронавируслы пациентларының 98 проценты прививкасыз

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендәге вакытлыча инфекцион госпиталь пациентларының барысы да диярлек коронавирустан прививка ясатмаган.

«Хәзерге вакытка безнең вакытлы госпитальдә яңа коронавирус инфекциясеннән дәваланучыларның 98 проценты әлеге чирдән вакцинация узмаган», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хастаханәнең матбугат хезмәтеннән.

Алар әйтүенчә, вакытлыча ачылган инфекцион госпиталь тулы көченә эшли, әмма персоналга артык йөкләнеш юк, медиклар бер-берсен алыштырып, сменалап эшли.

 


Фикер өстәү