Зилә Вәлиева күзәтүчеләр арасында яшьләрнең күп булуын әйтте

Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева Бердәм мәгълүмат үзәгендә сайлауларда җәмәгать күзәтүе турында сөйләде.

Мәгълүм булганча, бу юлы тавыш бирү көннәрендә катнашу өчен 16 меңләп күзәтүче җәлеп ителгән. Алар арасында блогерлар да, яшьләр, коммерциячел булмаган оешма вәкилләре, Иҗтимагый палата исеменнән катнашучылар да бар. Күзәтүчеләр арасында яшьләрнең күп булуын (күзәтүчеләрнең 1/4е – ред.) искәртәләр.

— Узган сайлау кампанияләре белән чагыштырып карасак, яңалыклар да бар. Мәсәлән, күзәтүчеләр өчен видеодивар эшли. Бу диварда 48 сайлау участогыннан трансляция алып барыла. Аны төнлә дә карарга мөмкин. Иҗтимагый оешмалар махсус кизүләр дә оештырды. Бу безнең өчен дә яңа, кызыклы тәҗрибә, — дип уртаклашты Зилә Вәлиева. Сайлау барышының шулай ачык булуын чит илдән килгән белгечләр дә уңай бәяләгән.

Иҗтимагый палата рәисе әйтүенчә, күзәтүчеләр арасында күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итә.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү