Юрий Камалтынов: Татарстан һәрвакыт сайлауга килүчеләрнең күплеге белән аерылып торды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Татарстандагы тавыш бирү кампаниясенә бәя бирде.

— Югары активлык куандыра. Күзәтүчеләр эшен оештыру да мөһим иде. Татарстан һәрвакыт сайлауга килүчеләрнең күплеге белән аерылып торды. Хәзерге вакытка билгеле булган саннар шул хакта сөйли. Сайлауга әле килмәүчеләр кичке 8гә кадәр үз тавышын бирер дип уйлыйм, — диде Юрий Камалтынов. – Җитди хокук, кагыйдә бозулар булмау да сөендерә. Тавыш бирү тәмамланганчы шулай булыр дип өметләнәм. Сайлау участокларында бәйрәм рухын булдырган кешеләргә рәхмәт. Әлеге вакыйганы яктырткан журналистларга да рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Татарстанда тавыш бирү вакытында махсус фейкларга каршы төркем оештырылган. Татарстанда тавыш бирү вакытында махсус фейкларга каршы төркем оештырылган. Юрий Камалтынов белдергәнчә, аларның эше социаль челтәрләрне күзәтүдән гыйбарәт.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү