Политолог Татарстандагы тавыш бирү кампаниясенә бәя бирде

Россия төбәкләрендә сайлау барышын күзәтә торган “Петербургская политика” фонды җитәкчесе Михаил Виноградов Татарстандагы сайлау кампаниясенә бәя бирде.

Политолог фикеренчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикада сайлауга карата кызыксыну зуррак. Оештыру эшен дә югары дәрәҗәдә дип бәяли белгеч. Бу хакта ул «Татар-информ»да урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга әйтте.

Михаил Виноградов сүзләренчә, Мәскәү һәм Петербург белән чагыштырганда, Татарстандагы сайлауга килүчеләр күрсәткече гаҗәпләндерерлек. Алар чагыштырмача зур. “Бөтен ил күләмендә бу күрсәткеч 50 процент тирәсе булыр дип фаразланган иде. Татарстанда исә, традиция буенча, тавыш бирергә килүчеләр саны зур”, — диде политолог.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү