Татарстанлылар сайлауда катнашып iPhone 12 ота ала. 24 бүләк инде үз хуҗасын тапты. #МойТатарстан республика фотоконкурсының беренче ике көне нәтиҗәләре әнә шундый. Бүген – социаль челтәрләрдә масштаблы онлайн-шоу трансляциясе белән конкурсның өченче, финал көне.
Татарстан Республикасының һәр кешесенең кыйммәтле гаджет алу мөмкинлеге бар: бүген 20 сәгатькә кадәр үз сайлау участогында фотога төшәргә һәм үзенең социаль челтәрләренә ВКонтакте яки Instagram #МойТатарстан хештегы белән фото кертергә тиеш.
Ә бүген Татарстанның иң эре социаль челтәрләре — Вконтактела «Минем Татарстан»онлайн-марафон трансляциясе бара. Һәр сәгать 20:00 гә кадәр #МойТатарстан фотоконкурсында җиңүчеләре игълан ителәчәк.