Җырчы Салават: “Сайлау ул – җитди чара”

Бүген Казанның Совет районында урнашкан 389 нчы сайлау участогында җырчы Салават Фәтхетдинов тавыш бирде. Биредәгеләр аның килүен иртәдән үк көткән. Участокка кергәнче үк җырчыны фотога төшәргә теләүчеләр сырып алды. Салават берсенә дә каршы килмәде. Кайсына җылы сүзен җиткерде, пешекчеләрдән хәлләр сорашты. Һәрберсе белән фотога төшкән кенә гражданлык бурычын үтәде.

Җырчы инде әллә кайчаннан кемгә тавыш бирәсен тәгаенләп куйган булган.
— Мин үз кешеләремне сайлыйм дип килдем. Үз эшен күрсәткән кешеләрем бар минем, — ди ул. — Сайлаулар – ул җитди чара. Бәйрәмнәр болай да җитәрлек. Безгә җитдилек җитми, күп әйбергә бармак аша гына карыйбыз. Сайлауларга һәркем үз хыялы, теләге белән килә. Нидер өметләнеп депутатларга тавыш бирә. Өметләр аклансын иде инде. Сайлауларда без киләчәгебезне хәл итәбез. Тавыш бирү ул – бик мөһим әйбер. Сайладык, инде хәзер депутатлардан нәтиҗәләр көтәбез.
Җырчының хатыны Ләйсән ханым сайлауга иртән килгән инде.
– Минем бүген чыгышларым күп бит. Шуларга җайлап кына, сайлау участогына килдем. Беренче тапкыр сайлаганымны ачык хәтерләмим. Ул чакта без авылда идек. Әлеге вакытлар бик еракта калды инде. Инде күптәннән Татарстанда. Барлык сайлаулар биредә үтә, – ди ул.
Улы Рөстәмнең тавыш бирүен дә сораштык.
– Рөстәмне дә җитдилеккә өйрәтәм. Ул безнең спортчы кеше. Мин аңа сайлаулар хакында әйттем. Ул кая барасын белә. Яшьләрнең үз фикере аның. Үзеңнекен тагып булмый. Кичә 19 яшен тутырды, – диде Салават абый. – Ул үз язмышын үзе хәл итәргә тиеш. Әгәр моны эшли алмый икән, гаилә корып, хатын алып, бала үстереп ята алмый. Кулында паспорты бар, балигъ булган бала. Дөрес сайлагандыр дип уйлыйм.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү