Марат Бәширов ни өчен авылларда сайлаучылар активрак булуын аңлатты

Политолог, “Национальная лига специалистов по связям бизнеса и государства” коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов журналистлар белән онлайн-элемтә аша аралашып, сайлауга бәйле вазгыятьне шәрехләде.

Белгеч фикеренчә, өч көнлек тавыш бирү системасын саклап калырга кирәк. Бу кешеләргә эшләрен алдан планлаштырырга мөмкинлек бирә.

— Элеккечә ял көнендә генә сайласак, график буенча эшләүче кешеләр, дежурлык белән эшләүчеләр тавыш бирә алмыйча да калуы да ихтимал иде. Өч көнлек сайлау мөмкинлеге күбрәк кешене җәлеп итә, — дип саный белгеч.

Аның фикеренчә, Татарстанда сайлауга килүчеләр күрсәткече югары. Бу җәһәттән Марат Бәшировтан ни өчен авылларда сайлаучылар активрак икән дип тә кызыксындылар.

— Кешеләр авылларда күбрәк аралаша. Шәһәр җирендә кешеләр хәтта подъезд буенча күршесен дә белмәскә мөмкин. Тагын бер сәбәп: авылларда урындагы җитәкчелек абруе бар. Сайлауга бармый калу – граждан буларак бурычыңны үтәмәүгә тиң. Шәһәрләрдә сайлауга килүчеләр азрак булган районнар бар. Бу Мәскәүдә дә, Питербургта да шулай, — дип аңлатты политолог.


Фикер өстәү