Татарстанда барлык сайлаучыларның 70, 4 проценты тавыш биргән

15.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, республикада барлык сайлаучыларның 70, 4 проценты тавыш биргән. Алдынгылар рәтендә — Ютазы районы. Биредә сайлау хокукына ия булган халыкның 92,83 проценты тавыш биргән. Балтач һәм Алексеевск районнырында сайлауга килүчеләр саны — 91 һәм 90шар процент.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү