Антон Лукаш сайлау турында ялган хәбәрләрне ничек аерырыга икәнен аңлатты

“Татар-информ” агентлыгында урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстандагы Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга бәйле фикерләре белән “Чиста сайлау өчен” корпусы башкарма комитеты әгъзасы, социология фәннәре кандидаты Антон Лукаш уртаклашты.

Белгеч әйтүенчә, Татарстанда күзәтүчеләр саны да саллы – 16 мең. Ул шулай ук блогерларның әлеге эшкә җәлеп ителүен дә уңай бәяләде. “Алар җәмәгатьчелек фикере лидеры санала, алар вазгыятьне ничек бар, шулай күрсәтә ала”, — диде Лукаш. Ул әлеге тәҗрибәне бөтен Россия күләмендә кулланырга мөмкин булуы әйтте.

Белгеч ялган хәбәрләрне аеру өчен аларны тасвирлап та күрсәтте. Аның берсе, вазгыятьне дәлилләрлек аудио, фото һәм башка документларның булмавы. Икенчесе, аноним билгесез чыганак. Шулай ук ялган хәбәрнең бер үк вакытта төрле урыннарда барлыкка килүе дә аның шикле булуын дәлилли. Антон Лукаш сүзләренчә, бу очракта махсус “бот”тан файдаланалар.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү