Экзитпол нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясе сайлауда 79 процент тавыш җыйган

КФУның конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков Татарстанда узган сайлау барышында тавыш бирүчеләр арасында уздырылган экзитпол сораштыруларының нәтиҗәләрен җиткерде. Беренче урында – “Бердәм Россия”. Халыкның 79 проценты хакимият партиясе өчен тавыш биргәнен әйткән.
Сайлаучыларның 10 проценты чамасы КПРФ өчен тавыш биргәнен әйткән. Сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, ЛДПР – 3,4, ә “Гадел Россия” 3,1 процент чамасы тавыш җыйган булырга мөмкин. Бер мандатлы окруларда исә “Бердәм Россия” партиясеннән теркәлгән кандидатлар алда бара.
Экзитпол сораштырулары тавыш биреп чыккан сайлаучылар арасында уздырыла. Әлеге сораштыруны республикада “Татарстан-иҗтимагый фикер” фонды өч көн дәвамында уздырган һәм 9 мең чамасы кешенең фикерен белешкән.

Андрей Большаков Татарстанда сайлау участокларына халкның күп килүен гадәти хәл дип бәяли. “Бу – безнең традиция. Белгечләр әйтүенчә, республиканың үз сәяси культурасы бар. Моның белән килешми мөмкин түгел. Дәүләт Думасына сайлауларда республика халкы Татарстанның киләчәк тормышы өчен тавыш бирә”, – диде ул.


Фикер өстәү