Алексей Куртов: Татарстан гадәттәгечә актив тавыш бирә

Татарстанда сайлаучылар гадәттәгечә актив тавыш бирә. Бу хакта Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында белдерде.

«Татарстан гадәттәгечә актив тавыш бирә, өстәвенә, республикада һәрвакыт Дәүләт Думасында төбәк тәкъдим итәчәк депутатларны бәялиләр. Һәм партия линиясе буенча Татарстан һәрвакыт Россиядә бер генә адымга түгел, ә ике, өч адымга алда бара», – диде ул.

Алексей Куртов фикеренчә, республика халкының һәм хакимиятнең җаваплылыгы, шулай ук аларның үзара хезмәттәшлеге, һәрвакыт ачык һәм хәтта алдан фаразлап булырлык нәтиҗә бирә. Татарстанда халыкның 70 проценты чамасы тавыш бирергә килүе начар нәтиҗә түгел. Күрсәткчеләре тагын да зуррак булган тагын бер-ике төбәк бар. Әмма Россиянең Үзәк өлеше өчен бу начар түгел», – диде Алексей Куртов.


Фикер өстәү