Андрей Кондратьев: “Сайлау барышына йогынты ясарлык кагыйдә бозу очраклары булмады”

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республикада узган тавыш бирүгә үз бәясен бирде. “Сайлау барышына йогынты ясарлык кагыйдә бозу очраклары булмады. Участоклар ябылды, хәзер комиссия әгъзалары өчен иң мөһим эш – тавыш санау башланды. Беренче нәтиҗәләр иртәгә билгеле булачак”, – диде Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган очрашуда.

 

Журналистлар белән аралашканда Андрей Кондратьев Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Роспотребназзор идарәсенә аерым рәхмәт җиткерде. Роспотребнадзор белгечләре участокларда кимчелекләр тапмаган. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе ковид госпитальләрендә 100гә якын кешенең тавыш биргәнен әйтте. “Участокларда вакцинация узу мөмкинлеге булдыру шәп фикер булды”, – диде ул.
Өч көн дәвамында Үзәк сайлау комиссиясенең “кайнар линия”сенә 361 кеше шалтыраткан. Сорауларгның күбесе мәглүмат белешү рәвешендә булган. Татарстанда читтән торып тавыш бирү мөмкинлеге турында сораучылар да күп булган. “Киләсе сайлауда бу тәҗрибәдә катнашачакбыз. Бу аеруча яшьләргә кызык”, – диде Андрей Кондратьев.


Фикер өстәү