Рөстәм Миңнеханов: Безгә Федераль Җыенда Татарстаннан көчле команда формалаштыру мөһим

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена»да «Мин тавыш бирдем!» концертында чыгыш ясаганда, сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына сайлауда катнашканнарга рәхмәт белдерде.

«Дәүләт Думасына сайлау тәмамланды. Мин анда катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Шундый көчле гражданлык позициясенә ия булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Безнең позиция: көчле Россия-көчле төбәкләр. Һәм безгә Федераль Җыенда республикабыз данын яклаячак көчле команда формалаштыру бик мөһим иде», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәм аның башкаласы — илдә иң яхшыларның берсе. «Без республикабыз, башкалабыз комфорт һәм уңайлы булсын өчен барысын да эшләячәкбез», — дип мөрәҗәгать ул итте концертка җыелган тамашачыга.


Фикер өстәү