Атыш барган университет җитәкчелеге студентларга мөрәҗәгать тараткан

Хәбәр иткәнчә, Пермь дәүләт университетында атыш бара.

Сигезенче корпуста һәлак булучылар бар. Билгесез кеше территориягә бронь һәм шлемда килгән, дип яза Лайф.

Урында ОМОН эшли. Реанимация хезмәткәрләре килгән.

Югары уку йорты студентларга мөрәҗәгать тараткан:

«Әгәр сез хәзерге вакытта университетта икән, аудиториядә булсагыз, зинһар, аудиториядә калып, эчтән бикләнегез. Әгәр сез кампус территориясендә икән — мөмкинлек булуга территориядән китегез».

 


Фикер өстәү