Казан табиблары яңа туган сабыйдан бер килодан артыграк авырлыктагы шеш алган Операция биш сәгать дәвам иткән

Балалар республика клиник хастаханәсенең нәниләр өчен хирургия бүлеге табиблары яңа туган сабыйдан гаять зур шеш алган. Шешнең авырлыгы 1 кило 100 грамм тәшкил иткән. Әлеге уникаль операция турында белгечләр хастаханәнең инстаграмдагы битендә сөйләгән.
– Шеш бик зур иде. 20 сантиметр чамасы озынлыкта, кырыйлары – тигезле-тигезсез. Аны тукландыручы кан тамырлары бик зур булганлыктан, әледән-әле кан китү эшне тагын да катлауландырды, – ди Андрей Подшивалин.
ДРКБ табиблары сабыйны инде бу дөньяга аваз салганчы ук күзәтеп торган. Әнисе карынында аңа Екатеринбургта бер операция ясалган инде. Шуңа да карамастан, шеш үсүен дәвам иткән.
Казан хастаханәсендә операция биш сәгать барган. Хирурглар башта шешкә килүче канны туктаткан, шуннан соң аны тулысынча алган. Шешне алганнан соң нарасыйның авырлыгы 2,5 килограмм калган. Шеш авырлыгы асылда баланың ярты авырлыгына тигез булган. Хәзер сабыйның хәле әйбәтләнгән.


Фикер өстәү