Студентлар Пермьдә атыш оештырган егет турында сөйләгән

Пермь университетында атыш оештырган 18 яшьлек Тимур Бекмансуров дәресләргә килмәячәге турында төркемдәшләренә алдан ук әйтеп куйган. Бу хакта “Лента.ру” Тимур укыган төркемнең старостасы сүзләренә таянып яза. Ул шулай ук җинаятьченең коралга ия булуын да яшермәгәнлеген әйткән.

“Тимур – минем төркемдәшем. Мине, староста буларак, бүген дәресләргә килмәячәге турында инде алдан ук кисәтеп куйган иде. Үзенең коралга ия булуын да әйткәне бар иде. Ул 60нчы мәктәптә укыган, аның белән өйгә дә кайткалый идем әле”. – дигән төркем старостасы.
Бекмансуров Пермь дәүләт университетының беренче курс студенты булган. Шуңа аны студентлар арасыннан белүчеләр бик аз. Шаһитлар әйтүенчә, бинага ул бернинди тоткарлыксыз килеп кергән һәм беренче каттагы барлык кешене утка тоткан.


Фикер өстәү