Салават Фәтхетдинов: «Ишеткән-белгәннәрне хәзер мин концертларымда сөйлим»

32 нче – 33 нче концертыбыз шулай дип исемләнгән иде. Ике еллык тәнәфестән соң, ниһаять, очраштык. Концертларыбыз гадәттәгечә август аенда, Камал театры бинасында үтте, коронавирус белән бәйле таләпләргә бернинди дә хилафлык килмәде. Хәзер менә тиздән кабат очрашулар өмет итәбез.

Концертыбыз гадәттә мәзәкләргә бик бай була. Бу юлы исә күңелләрдә онытылмаслык булып урын алган хәтер-хатирәләргә басым ясарга булдык. Ниятебезне Буада яшәүче дустыбыз, мәгълүм шәхес Раил Садриев та бик хуплады һәм шундук хәтерен яңартты: «Алайса, концертта бу вакыйга искә алынырга тиеш», – дип теләген дә җиткерде.

Раил Садриев сөйләгәннәрдән

Заманында армиядә бергә хезмәт иткән дустының ишеген шакый бу. Раил яшьлек дустын өендә туры китерә алмый, аның каравы ахирәтенең тормыш иптәше бик җылы каршылый, хәл-әхвәл белешәләр. «Тормышыбыз бик матур, гөрләп бара, әмма «Ак барс» уйнаган көнне генә, аннан (иреннән була инде) ераграк торуың хәерле», – ди ханым. «Хикмәт нидә соң?» – дип кызыксына Раил.

Дусты «Ак барс» җанатары икән. Хоккей барганда ул үзе генә тынычлыкта булырга тиеш. «Шулай беркөнне хоккей барганда, миңа аның алдыннан үтәргә туры килде, нәкъ шул мизгелдә «Ак барс» капкасына көндәшләре алка кертте. «Син тыр-пыр йөрмәсәң, капкага керми иде ул, дип мине гаепләргә тотынды, «Күземә күренмә, чыгып кит өйдән», – дип кычкырды. Нишлисең, безнең өйдә ул әйткән – закон, берничә көн әниләрдә кунып йөрдем инде», – ди ханым.

Шулай бер көнне Раилнең ахирәте Казаннан туган авылына кайтып килә икән. Хоккейга соңарган бу. Шунда бер авылга керә дә: «Авылда мулла бармы?» – дип сорый. «Ак барс» җиңсен өчен сәдака бирмәкче икән. Мулла абзыйны таба да зур гына күләмдә сәдака бирә. Мулла абзый инде, әлбәттә, дога кыла башлый һәм иң беренче соравы шундый була:

– Исеме ничек?

– «Ак барс».

Доганы укыганнан соң мулла абзый сорап куя:

– Әтисенең исеме ничек?

Үземнең хәтер-хатирә

Камал театрының икенче катындагы буфетка чәй эчәргә кердем. Озын буйлы мөлаемлыгы йөзенә чыккан Празат абый Исәнбәт (режиссер, язучы, галим Нәкый Исәнбәтнең улы) стенага сөялгән дә тәмләп чәй эчә. Исәнләштек, тиз генә хәл-әхвәл белештек, мин инде, күнегелгәнчә, өстәл янына утырдым. Озак та үтмәде, буфетка Ирек абый Баһман килеп керде. Шулай ук дустанә исәнләшүләр, хәл-әхвәл белешүләр булды, шунда Ирек абый Празат абыйдан: «Син ниләр белән сыйланасың? – дип сорап куйды. «Өчпочмак та чәй», – дигән җавап ишетелгәч, Ирек абый буфетчы ханымга: «Өчпочмак һәм чәй», – дип гозерен җиткерде. Буфетта эшләүче ханым, чуаш милләтеннән, әмма татарчасы бик матур, үзе өлгер, җитез. Ирек абыйның заказын шундук үтәде, әмма Ирек абый гына нәрсәдәндер бик үк риза түгел кебек. Өчпочмакны кабып та карады, урталай сындырды да аннан:

– Ханым, моның ите кайда соң? – дип сорау куйды.

– Ирек абый, без бит пешерүче түгел, пешергәнне сатучы гына.

Бу әңгәмә Празат абыйга да җитә калды:

– Ирек, син нәрсәгә заказ бирдең соң?

– Өчпочмакка.

– Почмакларын санап кара… Өчәүме? Өчәү! Син түгел, сатучы хаклы. Бисмиллаңны әйтеп аша да рәхмәт әйтеп чыгып кит.

Буфеттагы очрашу шулай төгәлләнде дә.

– Кара, өчпочмакның почмаклары турында һич уйламаганмын мин. Ну башлы да инде Празат, – дип җавап кайтарды Ирек абый.

Зөлфәт Хәким сөйләгәннәрдән

Яз җитүгә Камал театры җитәкчелеге бина янына кара туфрак китертеп аударта иде. Шуннан кем күпме булдыра ала, дачасына алып китә, өендә гөлләр, чәчәкләр үстерә.

Әлеге дә баягы Празат абый Исәнбәт кара туфраклы капчыгын җилкәсенә салган да көч-хәл белән өенә – Камал театры белән янәшәдәге Татарстан урамы, 7 нче йортка кайтып бара. Каршысына Зөлфәт Хәким очраган.

– Нәрсә алып кайтасың, Празат абый?

– Кара туфрак. Күбрәк тутырганмын, ахры.

Зөлфәт Хәким сүзгә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. Шунда әйтеп куя!

– Авыр туфрагың җиңел булсын!

***

Ишеткән-белгәннәрне хәзер мин концертларымда сөйләп йөрим. Яратып, җылы кабул итәләр: шул рәвешле шәхесләребезне дә искә алабыз, хәтер-хатирәләргә үгет-нәсихәт тә сыйган була, алар – тәрбия чарасы да.

Салават Фәтхетдинов,

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты.

 

 

 


Фикер өстәү