Дәүләт Советы депутатлары Пермьдәге фаҗигадә һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты

Дәүләт Советы депутатлары Пермьдәге атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының авыр кайгысын уртаклашты.
“Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Пермь дәүләт университетындагы фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашу сүзләрен белдерәм,– диелә республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Пермь крае Законнар чыгару Җыены Рәисе Валерий Сухих исеменә юлланган телеграммада. – Килеп туган хәлгә бик нык тетрәндек. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең һәммәсенә тизрәк савыгуларын телибез. Университет укытучыларына һәм студентларга теләктәшлек белдерәбез”.
“Бер гаепсез кешеләрнең һәлак булуына бәйле әрнү хисләре – республикада яшәүчеләргә бик таныш. Түземлелек һәм ныклык сезгә”, – дип басым ясап әйткән Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү