Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермьдагы фаҗигагә бәйле рәвештә Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Татарстанда яшәүчеләр исеменнән, шәхсән үз исемемнән Пермь дәүләт университетындагы атышта һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам”, – диелә телеграммада. – Бу коточкыч фаҗига Татарстанда яшәүче һәрбер кешенең йөрәгенә ук булып кадалды. Уку йорты бинасындагы тагын бер рәхимсез җинаятькә карата ачу-нәфрәтебезне тасвирлау өчен сүзләр табу кыен. Кайгы уртаклашып, зыян күрүчеләрнең һәммәсенә тизрәк савыгып аякка басуларын, ә һәлак булганнарның гаиләләренә бу кара кайгыны кичерү өчен көч, түземлелек һәм сабырлык телим”.


Фикер өстәү