Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов та катнашты.

Шулай ук 2021 — 2022 елларда Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгының үзара хезмәттәшлеге юнәлешләре буенча берничә уртак профильле программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, илнең уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү турында да фикер алыштылар.

 


Фикер өстәү