Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Марат Хөснуллин белән очрашкан

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.

Очрашу Россия Хөкүмәт йортында узды. Анда торак төзелеше тармагындагы бүгенге вазгыять, төбәктә төзелешкә кагылышлы илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре каралган. Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнехановның Россия Дәүләт Советы төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите комиссиясенә җитәкчелек итүен искә төшерик.

Моннан тыш очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин 2022 елда Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерләнү һәм аны үткәрү турында сөйләштеләр.


Фикер өстәү