Битарафлык кайтавазы: Пермьдә Казандагы хәлләр кабатланды

Казанның 175нче гимназиясендә булган куркыныч фаҗигадән соң 4 ай узгач канлы вакыйга Пермьдә кабатланды. Дүшәмбе иртәсендә 18 яшьлек егет Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетында кешеләргә ут ачты. 6 кеше һәлак булды, тагын 30га якыны яраланган. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен ни эшләргә?

Алдан ук әзерләнгән

Дүшәмбе иртәсе Пермьнән килгән куркыныч хәбәрләр белән башланды. Социаль челтәрләрдә таралган видеоязмаларда җирле университет бинасының икенче катыннан кешеләр сикерешә. Бераздан уку йортына кораллы кешенең һөҗүм итүе турында мәгълүмат таралды. Һөҗүм итүче кеше – 18 яшьлек Тимур Бекмансуров. Башта аның тоткарлаганда атып үтерелүен хәбәр иттеләр, соңрак исә яралануы, әмма исән калуы, хастаханәгә алып китүләре турында мәгълүмат пәйда булды.

Аңлашыла инде, бу вакыйганы шунда ук Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗига белән чагыштыра башладылар. Икесендә дә куркыныч хәлләр уку йортында килеп чыга. Илназ Галәвиев элек үзе белем алган гимназиягә корал тотып килсә, Тимур Бекмансуров әле генә укый башлаган урында ут ачкан. Сүз уңаеннан, биредә ул хокук факультетында суд эксперты белгечлеге алырга җыенган.

Корал сатып алырга акчаны ул 10нчы сыйныфта укыганда ук җыярга тотына. 18 яшь тулгач исә рөхсәт артыннан йөри башлый. Үзе әйтүенчә, ялган белешмәләр дә ясаткан. Корал алгач, атарга өйрәнә. Август ахырында исә патроннар сатып ала. Кыскасы, әлеге һөҗүмгә ул күптән әзерләнгән. Сәхифәсенә кулына корал тотып һәм хәрбиләрнекенә охшаш кием киеп төшкән рәсемен урнаштырган егет үзенең экстремизм белән бәйле түгеллеген язып калдырган. Барысын мөстәкыйль рәвештә эшләгәнен, моны хокук сакчыларының эшен җиңеләйтү өчен язып калдырганын әйткән. Социаль челтәрдә язганнарына ышансаң, башта ул элек укыган мәктәбе, сәүдә үзәге, хастаханә, хәрби хезмәткә чакыру пункты, театр яки вокзалда һөҗүм оештырырга җыенган. Әмма аңа дүшәмбе көнне кеше күп була торган урын кирәк булган. Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты исә егет анда укырга кергән өчен канлы вакыйга урынына әверелә.

Ничек күрмәгәннәр?  

«Май ахырына таба үземне кулда тоту һаман саен авыр­рак булганын аңлый башладым. Якын-тирәдәгеләр белән азрак аралаша башладым, кайберләре белән бөтенләй сөйләшмәдем», – дип яза ул үз сәхифәсендә. Ни өчен бөтен дөньясыннан үч алырга җыенып йөргән кешенең сәерлеген беркем дә сизмәгән, яшь егетнең корал алырга йөргәне беркемне дә шикләндермәгән, аның үз-­үзен тотышы беркемне дә сагайтмаган? Әнә шул сорауларга да җавап табарга кирәк булачак. Хәер, ул җавап бар инде: битарафлык. Соңгы елларда әнә шундыйга әйләндек. Башкаларга игътибар итмәскә, кеше баласына сүз әйтмәскә, күрмәскә, күрсәк тә, күрмәмешкә салышырга өйрәндек. Ахыр чиктә читнекен түгел, үзебезнекен дә күрмәскә ияләшеп киләбез. Мондый вакыйгаларны булдырмый калу өчен законнарны үзгәртү, сакчылар санын арттыру, камералар урнаштыру гына җитми.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, отставкадагы генерал, заманында эчке эшләр минис­тры булып эшләгән Рафил Ногманов та охшаш фикердә.

– Казандагы канлы вакыйгалардан соң нинди чаралар күрелде соң? Корал алу яшен күтәрү турында закон кабул ителде дисезме? Ә ул киләсе елдан гына үз көченә керә. Аны бит минутында ук эшләргә кирәк иде. Бакчаларда, мәктәпләрдә, уку йортларында, хастаханәдә сак хезмәтен көчәйтү турында сүз булды. Шулай булырга тиеш тә. Ә алар бик күп. Һәрберсенә сакчы куя башласаң, бөтен ир-ат халкы шул эшкә барырга тиеш. Бөтен кешене сакчы итеп куеп буламы, кулларына корал тоттырып буламы? Сак хезмәтенең техник ягын кайгыртырга кирәк. Корал тотып киләләр, ә аларны беркем дә туктатмый, – ди Рафил Ногманов. – Иң мөһиме – балалар белән эшләргә кирәк. Кешене ярату, илне ярату – башларына әнә шуны салырга кирәк. Элеккегә кайтыйк димим, әмма янә октябрят, пионер, комсомоллар заманы искә төшә. Нәрсәнең яраганын, ә нәрсәнең ярамаганын тамчылап булса да кеше башына салып баралар иде. Ә хәзер?

Ирләр тәрбиясе җитми”

Куркыныч хәлләр Пермьдәге атыш белән генә бетми. Фаҗигадән соң аз гына вакыт узуга социаль челтәрләрдә үзләрен Тимур Бекмансуров фанатлары дип атаган төркемнәр пәйда булды. Җинаятьче турында артык күп сөйләп аннан, киресенчә, герой ясамыйбызмы? Бу сорауны Татарстанның атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, психолог, педагогика фәннәре кандидаты, КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тренеры, Татарстан Президентының кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советы әгъзасы Ольга Ажимовага бирдек.

– Бу вакыйгага сәбәпче булган факторлар бик күп. Шуларның берсе – тискәре үрнәккә охшарга тырышу (подражание. – Ред.). Кайбер кешеләр барлык негативка тартыла. Нәкъ магнит төсле. Алар шушы негатив образга әверелергә тели. Шуңа күрә Казандагы фаҗига сәбәпчесе булган егет турында күп сөйләү, аның турында мәгълүмат тарату аңа охшарга, аның сыман «герой» булырга теләгән кешеләрнең эчке теләген уятып җибәрергә мөмкин иде. Бу кешеләр – игътибарга сусаган кешеләр. Алар турында сөйләсеннәр генә, ә ничек сөйлиләр, мөһим түгел, – ди ул. – Уку йортлары һәм мәктәпләрдә килеп чыга торган мондый хәлләр белем бирү йортларының да проблемасы. Шуны аңларга кирәк: үсмерлек, яшь чак – кыйммәтләр формалашкан, шәхес тотрыксыз булган вакыт. Пермьдәге егет тә – студент. Килеп туган фаҗигаләр күп проблемаларны ачып сала.

Мондый куркыныч хәлләр килеп тумасын өчен нишләргә? «Башка килгән иң беренче фикер, ул да булса – тәрбия юнәлешендәге эшне арттыру. Шәхескә аерым якын килү кирәк. Хәзер тәрбия һәм укытуның заманча ысуллары, мәгълүмати технологияләр популяр. Шулай да кешенең күңеленә игътибар итүче юк. Педагогика юнәлеше буенча белем бирүче уку йортларында махсус шундый кешеләр, тәрбиячеләр әзерләргә кирәктер. Яшьләрне, үсмерләрне ярата белүчеләр кирәк. Аеруча ир-атлар җитми. Сер түгел, ир-ат укытучылар мәктәп­ләрдә дә, югары уку йортларында да бик аз», – ди Ольга Ажимова.

Бер минут тормышны хәл итте”

«ВТ» шушы канлы вакыйга урынында булган кайбер яшьләр белән дә аралашты. Фаҗига алдыннан кибеткә чыгып киткән Данил исемле студент уку йортындагы атыш тавышларын ерактан ук ишеткән. Мылтык тавышы дип уйламаган. «Кешеләр чабыша, йөгерешә. «Берәү дробовик белән йөри», – диделәр. Без дә йөгердек инде. Кеше күп иде. Әле бернәрсәне дә аңлап бетереп булмый», – диде ул.

17 яшьлек Аринаны фаҗигадән соң әтисе килеп алган. Бераз шок кичерсә дә, хәзер хәле яхшырган, яраланмаган. «Бөтен кирәк-яракларым атыш булган корпуста калды. Мин үзем башка залда идем. Без, атыш башлангач, конференцияләр залында бикләндек, сәгать ярымлап чыгармадылар. ОМОН һәм полиция вәкилләре генә чыгарды. Мин фаҗиганең сәбәпчесе булган егетне күрмәдем. Безне бәла урап узды дияргә була. Кызлар белән атыш булган корпус­ка лекциягә барасы идек. Беразга тоткарланырга туры килде. Бер минут бөтен тормышымны хәл итте», – диде ул.

”Рөстәм Миңнеханов: «Бу коточкыч фаҗига Татарстанда яшәүче һәрбер
кешенең йөрәгенә ук булып кадалды»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермьдагы фаҗигагә бәйле рәвештә Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. «Татарстанда яшәүчеләр исеменнән, шәхсән үз исемемнән Пермь дәүләт университетындагы атышта һә­лак булганнарның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам, – диелә телеграммада. – Бу коточкыч фаҗига Татарстанда яшәүче һәрбер кешенең йөрәгенә ук булып кадалды. Уку йорты бинасындагы тагын бер рәхимсез җинаятькә карата ачу-нәфрәтебезне тасвирлау өчен сүзләр табу кыен. Кайгы уртаклашып, зыян күрүчеләрнең һәммәсенә тизрәк савыгып аякка басуларын, ә һәлак булганнарның гаиләләренә бу кара кайгыны кичерү өчен көч, түземлелек һәм сабырлык телим».”.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пермь крае Законнар чыгару Җыены Рәисе Валерий Сухихка, кайгы уртаклашып, телеграмма юллады. «Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Пермь дәүләт университетындагы фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашу сүзләрен белдерәм, – диелә телеграммада. – Килеп туган хәлгә бик нык тетрәндек. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең һәммәсенә тизрәк савыгуларын телибез. Университет укытучыларына һәм студентларга теләктәшлек белдерәбез. Бер гаепсез кешеләрнең һәлак булуына бәйле әрнү хисләре республикада яшәүчеләргә бик таныш. Түземлелек һәм ныклык сезгә».

Казанда Пермьдәге корбаннарны искә алу урыны оештырдылар. Халык Ленин бакчасына чәчәкләр алып килде.


Фикер өстәү