“Рубин”нан икәү бар. Валерий Карпин җыелма командага Дзюбаны да чакырды

Россия җыелма командасы баш тренеры Валерий Карпин октябрьдә узасы матчларга әзерләнәчәк уенчылар исемлеген игълан итте. Араларында “Рубин”нан капкачы Юрий Дюпин белән сакчы Илья Самошников та бар. Моннан тыш, командага “Зенит” һөҗүмчесе Артем Дзюба да чакырулы. Әлегә кадәр капитан вазыйфасын башкарган футболчы белән баш тренерның мөнәсәбәтләре киеренке булды.

Россия җыелма командасы октябрьдә ике очрашу уздыра. 8ендә безнекеләр Словакиягә каршы уйный. Бу матч Казанда узачак. 11 октябрьдә исә Россия футболчылары читтә Словения белән очраша.

Капкачылар: Гильерме («Локомотив»),  Юрий Дюпин («Рубин»), Андрей Лунев («Байер 04»), Матвей Сафонов («Краснодар»), Станислав Крицюк («Зенит»).

Сакчылар: Игорь Дивеев (ЦСКА), Станислав Магкеев («Локомотив»), Георгий Джикия («Спартак»), Максим Осипенко («Ростов»), Вячеслав Караваев, Алексей Сутормин, Дмитрий Чистяков (барысы да «Зенит»тан), Илья Самошников («Рубин»), Сергей Терехов («Сочи»), Фёдор Кудряшов («Антальяспор»).

Ярымсакчылар: Дмитрий Баринов, Рифат Җамалетдинов (икесе дә «Локомотив»тан), Максим Мухин (ЦСКА), Александр Головин («Монако»), Александр Ерохин, Далер Кузяев (икесе дә «Зенит»тан), Зәлимхан Бакаев («Спартак»), Алексей Миранчук («Аталанта»), Арсен Захарян, Даниил Фомин (икесе дә «Динамо»дан), Алексей Ионов  («Краснодар»), Денис Глушаков («Химки»), Денис Макаров («Динамо»), Антон Зиньковский («Крылья Советов»).

Һөҗүмчеләр: Федор Смолов («Локомотив»), Антон Заболотный (ЦСКА), Константин Тюкавин («Динамо»), Артём Дзюба («Зенит»),Гамид Агаларов («Уфа»).

Фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү