Казанның тагын кайсы сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре ачылачагын әйттеләр

Казанда алты сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе бар .Киләчәктә гыйбадәт кылу бүлмәләрен башкаланың тагын өч сәүдә үзәгендә ачу ниятләнә.

«Намаз уку бүлмәләрен тагын „Южный“, „Парк Хаус“ һәм „Кольцо“ сәүдә үзәкләрендә ачарга ниятлибез. Ярты ел эчендә ачарга тырышачакбыз», — диде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов.

Киләчәктә мондый бүлмәләрне Казанда гына түгел, республиканың башка район һәм шәһәрләрендә дә ачу планлаштырыла.

«Гыйбадәт бүлмәсе Казаннан соң беренче чиратта Түбән Каманың „Рамус“ сәүдә үзәгендә ачылачак. Анда эшләр бара инде», — дип белдерде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең үсеш буенча директоры Марсель Сабиров.

Бүген Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Бу — башкаладагы шундый алтынчы гыйбадәт бүлмәсе. Сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен булдыру тәкъдиме белән Татарстан Президентына эшмәкәрләр узган елның ноябрендә чыкты.


Фикер өстәү