Кәгазьдә генә калмасын: Республикада Kazan Digital Week 2021 форумы бара

Өч көнгә Татарстан башкаласы фәнни алгарышлар, ачышлар, мәгълүмати-цифрлы технологияләр турында сөйләшү мәйданчыгына әверелде. Бу көннәрдә республика Kazan Digital Week 2021 форумын кабул итә.

Цифрлаштыру дигән сүз миңа кагылмый, бу замана төшенчәсе дип уйларга кирәкми. Тормышыбызның яңалыкларга ни дәрәҗәдә тулы, фәнни алгарышларның, роботлаштыру, ясалма интеллектның көнкүрешкә тиз кереп баруын барыбыз да чамалый гына түгел, сизә бит. Форумны оештыручылар да ел саен фәнни-техник, мәгълүмати технологияләр тармагы белгечләрен бер җиргә туплап, тәҗрибә уртаклашу, яңалыклар белән бүлешүне максат итеп куя. Чара кысасында фикер алышулар һәм «түгәрәк өстәл»ләр каралган. Уртага салып сөйләшәсе сүзләр киберкуркынычсызлык, бизнес өчен инновацияләр, ситуацион үзәкләр, транспорт системасын цифрлы нигездә камилләштерү һәм башка мәсьәләләргә бәйле булачак.

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендәге тантаналы ачылышта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә форумны үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде. «Цифрлаштыру – хәзерге заманның мөһим юнәлеше ул. Әлеге форум – үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашу, әлеге юнәлештә ирешкән уңышларны күрсәтү өчен яхшы мәйданчык. Алга таба да бу форумга ихтыяҗ булыр дип саныйм», – диде Татарстан Президенты.

Россиянең цифрлы үсеш министры Максут Шадаев исә цифрлаштыруны дәүләт башлыгы Владимир Путин илкүләм үсешнең дүрт максатының берсе дип билгеләвен искә төшерде. «Цифрлаштыру тормышыбызга һәм барлык тармакларга күбрәк үтеп керергә тиеш. Ул ниятләр кәгазьдә генә калмасын иде», – диде министр.

Ачылыштан соң кунаклар күргәзмәне карадылар. Дистәләгән компания, тармак белгечләре үзләре уйлап тапкан җайланмалар, программалар белән таныштырды.

IT-парк резиденты Сергей Минасянның проектын гына алыйк. Соңгы вакыйгалар төсмерендә аның әһәмияте бәһасез булуын кунаклар да аңлады. Сергей Минасян телефон өчен махсус кушымта ясаган. Ул атыш, кораллы һөҗүм булган очракта махсус хезмәтләргә мәгълүмат бирә. Әлеге кушымтаны укытучыларның телефоннарына урнаштыру каралган. Татарстан Президенты республиканың Мәгариф һәм Эчке эшләр министрлыкларына бу тәҗрибәне өйрәнергә кушты.

Сүз уңаеннан, шушы чара кысасында «WorldSkills» стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр юнәлешенә бәйле чемпионат та ачылды. Рөстәм Миңнеханов анда катнашучыларга да уңышлар теләде.

– Цифрлаштыруга күп игътибар бирәбез. Ә цифрлаштыру – иң элек кешеләр, кадрлар ул. Барысын да төзеп була. Әмма кешеләрне дә әзерләргә кирәк бит, – диде Президент.

Кадрлар димәктән, бу мәсьәләне форумның пленар утырышында да күтәрделәр. Максут Шадаев әйтүенчә, ил базары IT-тармак белгечләренә кытлык кичерә. Бу өлкәдәге үсешне дә менә шул сәбәп тоткарлый.

Максут Шадаев әйтүенчә, хәзер программа ясау телен өйрәнү инглиз телен өйрәнү кебек үк популярлаша. Россия Хөкүмәте югары уку йортларында IT-юнәлеш буенча бюджет урыннарын арттырырга тели. Шулай ук укытучыларны әзерләү дә мөһим. Бу җәһәттән министр Иннополис университетын телгә алды. Хезмәттәшлек кысасында 20 меңләп мөгаллимне әзерләгәннәр. «Хәрби кафедра» булган кебек, «IТ-кафедра» турында да хыялланалар.

– Цифрлаштыруга бәйле үзгәрешләр – илебезнең иң өстенлекле юнәлеше. Россия Хөкүмәте алдында ике бурыч тора. Аның берсе IT-тармак өчен салым йөкләнешен киметү, икенчесе Россиядә җитештерелгән инженерия системалары һәм программа тәэминатына (программное обеспечение. – Ред.) ихтыяҗ булдыру, – диде министр үз чыгышында.

Чулпан Гарифуллина

Цитата

Михаил Мишустин, Россия Хөкүмәте җитәкчесе:

– Россиягә IT-проектлар өчен үз платформасы һәм яхшы белгечләр кирәк. Узган ел әлеге тармакка булышу максатыннан кайбер ярдәм чаралары эшли башлады.  Хөкүмәт IT-тармак үсешен тизләтү өчен яңа ярдәм чараларын әзерләде. Бу – төрле өлкәләргә кагылган 60лап ярдәм чарасы. Тәүге тапкыр ил күләмендә IT-омбудсмен вазыйфасы барлыкка киләчәк. Без Россия IT-индустрия өчен иң кызыклы территория булсын өчен барысын да эшләргә тиеш.

Форум катнашучыларына видеомөрәҗәгатеннән


Кәгазьдә генә калмасын: Республикада Kazan Digital Week 2021 форумы бара” язмасына фикерләр

Фикер өстәү