Пермьдә атыш оештыручының җинаять кылганда нинди хәлдә булуын ачыклыйлар

Белгечләр җинаять кылган вакытта аның нинди хәлдә булуын билгеләячәк.

Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында атыш оештырган Тимур Бекмансуровка психологик-психиатрия экспертизасы үткәрәчәкләр. Белгечләр җинаять кылган вакытта аның нинди хәлдә булуын ачыклаячак.

Җинаять кылган вакытта аның үз-үзен белештерер хәлдә булганмы, әллә юкмы икәнлеген  билгеләү өчен комплекслы психологик-психиатрия экспертизасына җибәрүләре турында ТАСС хәбәр итә.

Пермьдә атыш оештыручы реанимациядән гадәти палатага күчерелгән. Табиблар фикеренчә, аның тормышына куркыныч янамый. Атучы ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Моңа кадәр аның тездән сул аягын ампутацияләгәннәр. Табиблар көчле кан агуны туктату өчен  4 сәгатькә якын операция ясаган. Бекмансуровның хәле тотрыксыз булу сәбәпле, ул  медикаментоз йокыга кертелгән. Шунлыктан җинаятьчедән якын көннәрдә сорау алып булмаячак.


Фикер өстәү