Быелгы «ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесенә ике яңа номинация өстәлгән

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдим иткән Халыкара “ТАТАR СҮЗЕ”нең чираттагысы турында “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов сөйләде.

– Тәүге тапкыр уздырылган “ТАТАR СҮЗЕ” бәйгесе Татарстанда, Россиядә яшәүчеләр арасында гына түгел, чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребез арасында да зур кызыксыну уятты. Моны исә дүрт меңгә якын катнашучы, номинацияләр һәм лауреатларның бихисап булуы раслады. “Татар сүзе” бәйгесен быел да үткәрергә ниятләдек. Гаризаларны сентябрьнең беренче көненнән декабрь башына кадәр кабул итәбез. Әлегә катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп түгел, әмма ахырга таба артыр дип уйлыйм. Үзгәрешләргә килгәндә, бәйгегә ике номинация өстәдек: хәзер без автор-башкаручыларны һәм гаилә белән катнашучыларны аерым бәялиячәкбез, – диде ул.

Бәйгедә катнашу өчен филармониянең электрон адресына (tatarsuze@tatfil.ru) яки +7 (919) 690-04-22 WhatsApp номерына видеоязма җибәрергә һәм катнашучылар өчен гариза формасын тутырырга кирәк. Яшь ягыннан чикләүләр юк.
Бәйге шигырь, мәсәл, проза, шигъри гаилә, автор-башкаручы, профессионал номинацияләрендә уза. Премиаль фонд – 1 600 000 сум.
Нәтиҗәләр 2022 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көнендә филармониядә Гала-концертта игълан ителәчәк.


Фикер өстәү