Татарстаннан 19 егет һәм кыз һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында – EuroSkills ярышларында чыгыш ясаячак

22 сентябрьдә Австриядә (Грац шәһәре) һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты – EuroSkills Graz 2021 ярышлары башлана. Бәйгеләрдә Россиядән 57 егет һәм кыз чыгыш ясаячак, алар 48 компетенциядә ярышачак. Җыелма командада Татарстаннан да 19егет һәм кыз бар.

Татарстан вәкилләре CADинженерлык дизайны, сантехника һәм җылыту, плитка белән тышлау, электроника, веб-технологияләр, кирпеч салу, мобиль робототехника, флористика, эстетик косметология, ресторан хезмәте, челтәр һәм система белән идарә итү, медицина һәм социаль тәрбия, визуаль мерчандайзинг, бетон-төзелеш эшләре, авыр техникага хезмәт күрсәтү, кунакханә белән идарә итү, ваклап сату, эшкуарлык юнәлешләрендә чыгыш ясаячак.

Татарстаннан тыш, Россия җыелма командасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Алтай, Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе, Томск, Оренбург, Ульяновск, Липецк, Төмән, Краснодар һәм Красноярск вәкилләре бар. Европа чемпионатында барлыгы 400ләп катнашучы чыгыш ясаячак.

Билгеле булганча, моннан бер ай элек Уфада узган Россия чемпионатында Татарстан җыелма командасы беренче урынны алган иде.


Фикер өстәү