Синоптик бу атнада нинди һава торышы булачагын әйтте

Иртәгә, 23 сентябрьдә, Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы 10-12 градуска кадәр җылыначак.  Мондый һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итә.  

«Җылылык нормадан 4-5 градуска түбән булганнан соң, әкренләп температура күтәреләчәк. Россиянең Европа өлешенең үзәгендә температура 10-12 градуска кадәр җитәчәк, пәнҗешәмбедән башлап, ялларга кадәр шундый температура фоны саклана», – дип хәбәр итә Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни хезмәткәре Роман Вильфанд.

Синоптик  сүзләренчә, җылытуны әбиләр чуагы дип тә, алтын көз дип тә атап булмый. Чөнки якын көннәрдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.


Фикер өстәү