Путин Пермь университетына һөҗүм итүчене коралсызландырган полиция хезмәткәрләрен бүләкләгән

Россия Президенты Владимир Путин дүшәмбе көнне Пермь университетында атыш оештырган студентны коралсызландырган полиция кече лейтенанты Константин Калининны Батырлык ордены белән бүләкләгән. Өлкән лейтанант Владимир Макаровка “Җәмәгать тәртибен саклаудагы тырышлык өчен” медале тапшырылган. Макаров студентларны уку йорты бинасыннан чыгаруны оештырган.

Бу җәһәттән тиешле Указ Кремль сайтына урнаштырылган. Документта билгеләп үтелгәнчә, ДПС хезмәткәрләре батырлык, ныклык һәм фидаркарьлек күрсәткән.
Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев исә Калининга – “полиция лейтенанты”, ә Макаровка – “полиция капитаны” исемен биргән.
Исегезгә төшерәбез: канлы вакыйга урынына иң элек юл-патруль хезмәткәрләре килеп җиткән. Макаров шундук кешеләрне вуз бинасыннан чыгарырга керешкән, Калинин бинага керүгә, коралланган кешенең баскычтан төшеп килүен күреп алган. Җинаятьче хокук саклау органнары хезмәткәренә аткан. Шуннан соң дәүләт автомобиль инспекторы табельле коралыннан атып, җинаятьчене яралаган. Аннан инде, янына килеп, коралсызландырган һәм беренче ярдәм күрсәткән.


Фикер өстәү