Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесе башланды

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесе башланды. Бәйгене ачу тантанасы Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узды. Бәйгене оештыручы – Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты.

Бәйгедә катнашучыларны департамент башлыгы Александр Белов сәламләде. Ул һәр дәүләт хезмәткәренең республика дәүләт органнары бурычларын тормышка ашыруга бәһаләп бетергесез өлеш кертеп килүен билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта дәүләт хезмәтендә 5700дән артыграк кеше эшли. Алар дәүләт проектларын һәм программаларын тормышка ашыру, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү кебек бик күп бурычларны хәл итә. Республика бәйгесендә дәүләт органнары җитәкчеләре тәкъдим иткән иң яхшы хезмәткәрләр катнаша. Бәйге барышында аларга үзләренең белемнәре һәм осталыкларын, иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә туры килә. Бәйгедә 14 җиңүче билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез: “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” республика бәйгесе, Татарстан Президенты Указы нигезендә, 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Иң яхшы хезмәткәр исеменә үткәрелүче бәйгедә өч елдан артыграк вакыт дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр катнаша.
Бәйге ике этапта үткәрелә. Беренче этапта анкета мәгълүматлары, дәүләт телләрен һәм чит телләрне, законнарны белү, һөнәри осталык һәм командада эшләү осталыгы бәяләнә. Иң күп балл җыючылар икенче этапка уза. Биредә дәүләт хезмәткәрләре алдына Татарстан Республикасын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны әзерләү һәм яклау бурычы куела. Бәйгедә җиңүче ике этапта тупланган балларны бергә кушу юлы белән билгеләнә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын быел ноябрь аенда үткәрү планлаштырыла. Традиция буенча, “иң-иңнәр”гә бүләкләрне, барлык дәүләт органнары җитәкчеләре катнашында, Татарстан Президенты тапшырачак.

Бәйгенең барлык этаплары Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты рәсми сайтында (gossluzhba.tatarstan.ru) яктыртылачак.


Фикер өстәү