«Бетми торган нинди эш бу?!»

Моннан берничә ел элек авылдагы тавык та чүпләп бетерә алмаслык җәйге эшләр турында шушы исемдәге язмам басылгач, бер танышым: «Бөтенесен дә язып бетермәгәнсең, авылда эш җәен генә түгел, көзен дә җитәрлек бит», – дигән иде. Килешәм. Көндәлек эшли торган, үз чираты белән тезелеп торган эшләр көзен дә – кыштан кала һәр сезонда җитәрлек шул.

Менә шуңа да: «Бетми торган нинди эш бу?!» – авыл кешесенең иртә яздан караңгы көзгә кадәр иң яратып кабатлый торган сүзе инде ул. Һәм юктан гына әйтелгән сүз дә түгел. Чыны шулай. Кичтән инде бөтен эшне бетереп, тынычлап йокларга яткан кебек буласың, ә иртән күзеңне тырнап ачып, ишегалдына чыгуга, бөтенесен  өр-яңадан башларга кирәк. Һәм көн саен!

«Иң кызыгы да шунда: мондый эшләр этап-этап булып, һәр сезонда кабатлана һәм һәркайсының үзенә генә хас, чиратка куеп булмый торганнары да була. Әйтик, җир кардан арчыла башлау белән тирә-якны чистарта башлыйсың. Аңа җәһәт кенә бакча эшләре тоташа. Әле алар еш кына бер-берсенә тоташып диярлек китә. Фәләнчә кат чүп утау. Бу – бакчадан соңгы яшелчәне-чәчәкне җыеп алганчы дәвам итә торган гамәл. Аның арасына җиләк-җимеш җыю, кайнату, тозлау ише вак-төякләр кысыла (аяк астын тутырып яткан коелган алмаларны эшкәртергә, урнаштырырга, һич югы малларга турап бирергә кирәк). Бәрәңгене ким дигәндә ике тапкыр колорадо коңгызына, ике тапкыр фитофторага каршы эшкәртергә, печәнне ике-өч кат  җыйнап алырга, малыңа көндәлек ашатырга яшел печәнен дә табып-чабып алып кайтырга, кош-кортка ашлык-бәрәңгесен дә пешерергә кирәк… Ул кирәкләр кайчакта шулкадәр күбәя, хәтта кайсыннан башларга да белми торасың», – дип «зарланганмын» мин ул чакта.

Дөрес әйтә танышым, менә бу арада да эшләрнең кайсыннан башларга белми аптырый торган чак. Яшелчәләрне җыйнап бетердек, бәрәңгеләрне алдык – иркен суларга да була кебек. Юк шул, җиң сызганып көзге эшләргә тотынырга кирәк. Мин бу күчеш чорын, гомумән дә, яратмыйм. Монда тоташ яңгырлар киткәнгә дә, кинәт буласы салкыннарга да әзер торырга, барысын тәртипләп алып куярга, җыярга, урнаштырырга кирәк. Өшемәсен, ярылмасын, шартламасын… дигән әйберләр шулкадәр күп – кар төшкәндә барыбер ниндидер савытта су калган, җилләсен, кипсен әле дип куеп торган, кышлыкка базга кертергә тиешле гөлләр булса да онытылып калган булып чыга…

Сүзне бәрәңгедән башлыйк. Аны алгач, бакчаны җыештырасы, сабакларын түгәсе, тирес ташыйсы, таратасы була. Соңгы елларда бәрәңгене казып алгач, шәхси хуҗалыкларда да сидератлар – горчица, арыш ише культуралар чәчү популярлашты. Үткән ел кешедән калышмыйк дип чәчкән идек тә, елы килешмәде, артык коры көздә соңлап кына тишелделәр, әллә ни файдасын күрмәдек. Шуңа күрә быел чәчеп тә тормадык. Ярый әле быел бәрәңге сабакларын, бакчаларны җыештыргач, таудай өелгән куак-чәчәк сабакларын урнаштыруда проблема булмады, дибез. Атнага бер килүче махсус чүп җыйнаучылар алмаса да, полигонга үзең техника табып илткәндә, каршылык булмады. Анысына да рәхмәт. Җыя торгач, андый чүпләр шактый җыйнала шул.

Казып алган бәрәңгене бездә хәзер күпләр башта караңгы бер урынга салып тора. Көннәр суыткач кына өй асты-базларга сала. Болай эшләү өстәмә эш булса да, файдасы бар: бердән, бәрәңге суынып керә, икенчедән, тагын бер кат кулдан үтә, кара кергән, сыйфатсызларын аралап аласың, утырту бәрәңгеләрен дә күпләр бу вакытта сеткаларга тутырып куя. Язын яровойлаштырырга чыгарырга уңайлы була. Тик моны көннәр артык суытканчы эшләп өлгерергә  кирәк.

Соңгы вакытта чират көтүче эшләрдән: җыйналган кишер-чөгендерләрнең бер өлешен эшкәртергә, бер өлешен сакларга куярга, җирләрне китмәннәргә, бакчаны сукалатырга, агачларга су сибәргә, теплицаны дезинфекцияләргә, балчыгын тәртипләргә, печән җирләренең өченче катын җыйнап, тәртипләп калдырырга кирәк. Көзләр көзгә охшамый, син өлгерми дип кенә, җылы көннәр көтеп тормый. Шуңа күрә ничек тә өлгерергә тырышырга кирәк. Тик… өлгереп кенә булмый.

– Элек суын да чишмәдән алып кайттык, яшелчәгә сибәргә, мал-туарга дигәнен Шушмадан ташыдык, кышка малларга печән әзерләдек, керен дә кул белән юдык, сепаратын да кул белән аерттык, гектары белән чөгендер чүбе дә утадык, өйдәгесенә дә өлгердек… Хәзер бернәрсәгә җитешеп булмый – өлкәнрәкләр бу кадәресен «дәрт бар, дәрман юк» дип, эшкә сәләтләре кимү белән аңлатса, яшьрәкләр исә: «Күпме эшләсәң дә бетми, бернәрсәгә җитешеп булмый»ны нигә юрарга да белми.

Иң кызыгы да шунда: эшләрне никадәр күбрәк механикалаштырабыз, ягъни җиңеләйтергә тырышабыз – шулкадәр күбрәк… җитешмибез. Язын: әй, җәй озын әле өлгерербез дип, җәйгә калдырган, көз җитеп тә, өлгерә алмаган эшләр ел да кала. Әле бер көнне көтү каршында шул турыда зарланышып алдык. Сөендем әле: андый эшләр бездә генә түгел, башкаларда да калган икән. «Әй, җәе җәй булдымыни быел, эшләрлек көннәре булдымыни?!» – дип, өлгермәгән эшләрне эссе җәйгә сылтадык…

Гөлсинә Хәбибуллина  

Фото: ВТ архивыннан 


Фикер өстәү