Венера Аитова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

ТНВ каналы алып баручысы Венера Аитованың гаиләсе ишәйгән. Ул икенче тапкыр әни булган

Сабый 21 сентябрьдә туган. Буе – 53 см, авырлыгы – 3836 грамм. “Аллаһка шөкер, бездән дә бәхетле кеше юк бүген!” — дип язган Венера. 19 сентябрьдә  хәзер инде «олы» булган уллары Гомәргә ике яшь тулган иде.

«ВТ»га биргән әңгәмәсендә  әни булырга әзерлеге турында Венера болай дигән иде:

– Бала туганчы, мин, һәр тапшыруга җентекләп әзерләнгән кебек, әни булуга җитди карадым. Әлеге тема белән бәйле булган барлык популяр китапларны укыдым, галимнәрне, психологларны тыңладым. Сине әни булырга беркая да өйрәтмиләр бит. Билгеле, ул синең каныңда бар, әмма бүгенгә кадәр тупланган тәҗрибәне куллансаң, күпкә җиңелрәк ул. Балада эреп, үзеңне тулысынча онытырга ярамый. Шуңа күрә, самолеттагыча, кислородны башта үзеңә, аннан соң балаңа бирергә кирәк. Вакытында ашарга, йокларга, үзеңне кадерли белергә өйрәнергә кирәк. Бу бик гади әйберләр кебек, әмма аларның барысы да бик мөһим.


Венера Аитова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты” язмасына фикерләр

  1. Венера чын күңелебездән сине икенче мәртәбә әни булуың бн котлыйбыз. Исән сау гына булыгыз!

Җавап Отменить ответ