Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесен тикшерү изоляторына озаттылар

Казан Идел буе районы суды Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе Павел Лохановны кулга алды. Ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. 

Кичә тикшерү Лохановны ике айга тикшерү изоляторына җибәрүне сорады. Прокуратура үтенечне канәгатьләндерде.

«Бу эш буенча күпчелек шаһитлар аңа буйсына. Ул иректә калса, аларга басым ясалырга мөмкин», — диде тикшерүче.

«Бер шаһит күрсәтмәләренә нигезләнеп, мине сак астына алу дөрес түгел, җитмәсә ул намуссыз башкаручы да», — дигән Лоханов.

Татарстанда Социаль иминият фонды җитәкчесенең 2 миллион сум ришвәт алган өчен тоткарлаганлыгы хакында хәбәр иткән идек.


Фикер өстәү