Минтимер Шәймиев: “Безнең “Адымнар” — киңлеге һәм темплары буенча да заманга туры килә”

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар — белем һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров,  ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе  Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм башка рәсми затлар катнашты.

Искә төшерәбез, 2019 елда Республика Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды  РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә рус, татар һәм инглиз телләрендә укыта торган күптелле гомуми белем бирү комплексларын булдыру проектын гамәлгә ашыруга кереште.

Проектның инициаторы – Татарстанның беренче Президенты,  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, проект Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Проект буенча алты белем бирү комплексы һәм шәһәр читендә ике өстәмә белем бирү үзәге булдыру каралган. Минтимер Шәймиев тәкъдиме буенча, барлык комплекслар “Адымнар – белем һәм килешүгә юл” исеме белән берләштерелгән.

Бүгенге очрашуга дәүләт органнары җитәкчеләре,төзүчеләр, проектны эшләүчеләр, экспертлар, “Адымнар” күптелле мәктәпләренең директорлары, Казан һәм Чаллы шәһәрләренең башкарма комитетлары һәм мэрияләре, Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе, республиканың ММЧ вәкилләре, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты һәм “Яңарыш” республика фонды хезмәткәрләре чакырылган иде.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында: “Киләчәктә дә шулай ук бердәм булып алдагы адымнарны ясарга кирәк. Безнең “Адымнар” — киңлеге буенча да, һәм темплары буенча да вакытка туры килә”, — дип диде.

Минтимер Шәймиев Пермь һәм Казан мәгариф учреждениеләрендә  булган фаҗигаләр турында да фикереен әйтте.

“Бөтен илдә андый борчу бар. Мәгълүмат чаралары, югары технологияләр файдага эшләсен өчен без бергәләп чарасын табарга тиешбез. Тәрбия процессы белем алу белән янәшә барырга тиеш, ә бәлки алдарак та. Бу кичектергесез бурыч. Күп очракта күптелле белем бирү мөмкинлекләре һәм шартлары ярдәм итәр иде. Безнең мәктәпләрдә белем бирү киңлекләре булдырылган, анда балалар кирәкле уеннар, спорт, телләр һәм башкалар белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар бар. Без бу мөмкинлекләрне тулысынча кулланырга тиеш”, — диде ул.


Фикер өстәү