Галиәсгар Камал Казанда түгел, Сикертәндә туган: танылган драматургның якташлары үз акчаларына музей ачкан

Соңгы елларда Галиәсгар Камал исеме Шәйдулла Сәләховның теленнән төшмәде. Мәшһүр драматургыбыз нигезендә музей булдыру уе күңеленә күптән кергән иде инде. Кулы җитми торды, дип әйтү дөрес булмас. Сикертән авылында Камал нигезендә музей өчен бина төзү бер нәрсә, әле бит музейга нәрсәләр куеласын да уйларга кирәк.

Моңа кадәр бөтен китапларда Галиәсгар Камал Казанда туган дип язылып килде. Ул үзе дә Казанда тудым дип сөйләгән. Әмма 2004 елда, заманында Сарманның партия райкомында эшләгән шагыйрь җанлы, татар тарихы белән җитди кызыксынган Дамир Гарифуллин, архивта казынып утырганда метрикә кәгазенә тап була. Анда исә, Сикертән мулласы кулы белән Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдиновның 1878 нче елның 25 декабрендә (яңа стиль белән, 1879 елның 6 январе) Сикертән авылында тууы турында язылган була. Дамир Гарифуллин тапкан бу документның күчермәсе хәзер быелның 21 августында Сикертәндә ачылган Камал музеенда саклана.

Музей ачылу тантанасында катнаша алмадым, Сикертәнгә соңрак, махсус бардым. Музей белән иркенләп танышасы килде. Камал рухын саклаучы әлеге бинаны төзеткән Шәйхулла Сәләхов, музей директоры вазфыйфаларын башкаручы, укытучы ханым Мәүлидә Кузьмина белән дә очраштым. Мәүлидә бик мәгълүматлы булып чыкты, Галиәсгар Камалның тормышын һәм иҗатын биш бармагы кебек белә. Үзе Сикертән мәктәбендә инглиз телен укыта икән, үзбәкчә белә (Үзбәкстаннан күчеп кайтканнар), урысчасы да менә дигән. Экскурсовод өчен койган да куйган инде. Алдагысын алдан киртәләп, дигәндәй, мәктәптә “Экскурсоводлар клубы” да оештырып җибәргән. Димәк, балалар мәктәп тәмамлаганда Камал шәхесе турында белем эстәп тә чыгалар дигән сүз.

Драматург, язучы һәм җәмәгать эшлеклесенең ни өчен бөтен чыганакларда Казанда туган дип язылуы белән кызыксынмый кала алмадым. Мәүлидәнең бу мәсьәләдә үз фикере бар иде. “Иҗтимагый вазгыять катлаулы чорда Казанда туган дип яздыру отышлырак булгандыр. Авыл мужигына караганда Казан кешесенә игътибар элек-электән зуррак булган бит инде”, – ди. Аның фикере белән килешәм. Чөнки киләчәктә Галиәсгарга китаплар бастырырга, сатарга, яңа гәҗит-журналлар нәшер итәргә туры киләчәк. Боларын алдан сызылган язмыш дип кабул итик.

Ә мондый эшләргә губерна түрәләре рөхсәтеннән башка тотынып булмас иде. Хакимият элек тә һичшиксез кешенең социаль хәленә кайсы катламнан икәненә игътибар итмичә калмагандыр. Һәрхәлдә, шулай уйлыйбыз. Казанга 6 яшендә китә Галиәсгар. Әтисе, күн эше белән шөгыльләнүче Галиәкбәр абзый, фәкыйрьлектән тәмам гаҗиз булып, улын муллалыкка хәтле укытырга хыяллана, алты яшь тулгач Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга бирә. Тик кайбер истәлекләргә караганда, Галиәсгар мулла булу турында уйлап та карамый. Аптырагач, әтисе аны берәр байның кызына өйләндереп сәүдә эшенә кертеп җибәрмәкче була. Шундый кызны таба да. Галиәсгар исә бер шарт куя: әгәр сәүдә эше китап сату белән бәйле булса гына бай кызына өйләнәм, ди. Күңелендә башка уй була егетнең. Ул тырыша-тырыша рус телен өйрәнә башлый, театрга йөри, егерме яшендә, ягъни, 1899 елда беренче пьесасын яза.

Мин Камалның тормыш, иҗат юлы турында тәфсилләп язарга җыенмыйм. Сикертән музеена килгән кеше әлеге шәхес турында шактый тулы мәгълүмат алып чыгачак. Шуны гына күңелләргә киртләп куймакчы булам, тормышта очраклылык дигән нәрсә юктыр ул. Даһиларның, олпат шәхесләрнең тууы да очраклы хәл түгел. Җәмгыять үсешендәге билгеле бер чор, вакыйгалар, үзгә вазгыять, мохит тудырган аларны. Галиәсгар Камалның 1905 елгы революцияне хуплап каршы алуы, “Азат” газетасында эшләве, аннан соң “Азат халык” газетасында мөхәррирлек итүе, социаль-демократлар белән аралашуы, үзе эшләгән газеталарны революцион-демократик рухлы итүе һәм Тукай белән очрашуы да очраклы түгелдер, дип уйлыйм. Икесе ике җирдә: берсе Казанда, икенчесе Җаек шәһәрендә яшәсәләр дә, алар бер-берсе турында гәҗитләр аша һәм кешеләрдән ишетеп-белеп торганнар. Шунысы кызык, Тукайның 1907 елны Җаектан кайтып Казан белән таныша башлавы да Камал белән очрашудан башлана дияргә мөмкин. Тукай үзенең якташы турында ишетеп белә, аның пьесаларын яратып укый. Шуңа күрә Казанга кайтуның беренче көнендә үк Камал эшләгән “Йолдыз” газетасы редакциясенә килә.

Ишек шакый да, “керегез” дигәнне дә көтмичә түргә узып Камал каршына килеп утыра. Мондый башбаштаклык Галиәсгарга ошап бетми, әлбәттә, озын чәчле, сәер генә киенгән, яшүсмерләр кыяфәтле бу егетнең: “Мөхәррир кайчан килә икән?” – дип соравын да ишетмәмешкә салыша. Сөйләшү болайрак дәвам итә:

– Сез безнең гәҗит-журналларны аласыздыр, Галиәсгар әфәнде?

– Нинди гәҗит-журналларны?

– “Фикер”, “Әл-гаср-әл-җәдит”, “Уклар”..

– Сез Җаектан мени?

– Әйе.

– Бәлки, шигырьләр язучы Габдулла Тукайны да беләсездер?

Тукай елмая төшеп: “Мин булам инде ул”, – ди.

Бу вакыйга турында махсус яздым. Әлеге ике олы шәхес иртәме-соңмы барыбер очрашырга, милләткә хезмәт итү юлыннан бергә атларга тиеш иделәр. Бу шулай була да. Тарихчылар, мемуарлар язучылар арасында Тукай белән Камалны аерылмас дуслар итеп тә, бер-берсен бик үк өнәп бетермәүчеләр итеп тә сурәтлиләр. Алар арасында, бәлки кайбер мәсьәләләрдә фикер каршылыклары да булмый калмагандыр. Әмма алар соңгы көннәренә хәтле бер кыйблага таба атлаганнар.

Тукай Казанга килгәч тә юкка гына “Театр” дигән шигырь язмагандыр, бер-бер артлы “Хөрмәтле Хөсәен ядкаре”, “Көзге җилләр” кебек либераль юнәлештәге шигырьләре басылып чыкмагандыр. Белгечләр әйтүенчә, Камалның Тукай иҗатына йогынтысы шактый булган. Ә Тукай, үләренә елъярым чамасы вакыт калгач: “Минем күңелемдә Галисгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә елар элек, ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде”, – ди. Тукай беркайчан да юмакайланмаган, кемгәдер ярарга тырышмаган.

Ике шәхес арасында тагын бер уртаклык бар: Тукай рус классик шагыйрьләре иҗатын яхшы белсә, аларны тәрҗемә итсә (аның хәтта урысча шигырь язып каравы турында да истәлек бар), Камал да Николай Гоголь, Максим Горький, Алексей Островский кебек әдипләрнең пьесаларын татарчага тәрҗемә иткән.

Ике шәхесне янәшә куеп язуым тикмәгә түгел. Алар икесе дә Арчада туганнар. Берсен — татар шигърияте, икенчесен татар театры йолдызы дип атарга буладыр. Үзем җае чыккан саен тугын ягым Арчага мәдхия җырларга тырышам, мәшһүр якташларымның исемнәрен атап горурланам. Тагын бер горурлыгым бар: Арча үзенең шәхесләрен кадерли белә. Хакимиятнең кулы җитмәгән эшләргә аерым кешеләр алына. Бу очракта мин Шәйдулла Сәләховны, аның бертуган абыйсы Миңнерадилне дә күз алдында тотам. Миңнерадил – хәрби кеше, запастагы полковник, Мәскәүдә яши. “Сикертәнгә кайтып, музей бинасын салуны, экспонатлар табуны ул оештырып йөрде”, – ди Шәйдулла. Музей фундаменты урынын казырга авыл халкы җыелган. Музей бинасы менә дигән! Тыштан ук “курчак өе” шикелле. Матур йортны бездә әнә шулай “курчак өе” диләр. Эче иркен, идәннәре җылытыла. Шәйдулладан: “Кем акча бирде, күпмегә төште?” – дип сорап карыйм, дәшми. “Озынколаклы хәбәрләр” аша белдем: читтән бирүче булмаган, бина төзүгә өч миллион сумнан артык акча киткән. Инде хәзер аны дәүләт реестрына кертәсе, штат аласы бар.

Әйтүләренчә, музей Арчаның “Казан арты музее” филиалы булачак. Экспонатлар арасында Камалның үз сандыгыннан шәхси әйберләре, шулай ук эш өстәле, басу машинкасы бар. Аларны Камалны туганнары җыеп китергән. Туганнары димәктән, шәхесләребез арасында нәселләре белән әдәбиятка, мәдәниятка, сәнгатькә хезмәт иткәннәр сирәк. Ә Камал нәселендә алар шактый. Музейга килсәгез, үзегез төпченерсез. Ә хәзергә телгә иң беренче килгәннәрен генә атыйм. Камал I, Камал II, Гәүһәр Камалова, Зәйнәп Камалова, Габдулла Камал, Габдрахман Камал, Фаикъ Камал… Соңгысы – Арча колхоз театры артисты, Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Шунысын да әйтим, берәр музейга кереп, карап-уйланып йөрсәң, күңелдән төрле чорларда яшәгән шәхесләр язмышын күңелдән барлый башлыйсың. Бу – табигый да, чөнки, без милләт язмышы белән бәйле шәхесләрне барлыйбыз. Мин: “Арчага килсәң, татарның бөтен язмышын күзаллап була”, – дияргә яратам. Башкалар алдында шуның белән мактанам, горурланам. Инде Арчаның шушы байлыгын бөтен халыкларга күрсәтәсе килә. Арча җирендә “Алтын боҗра” сыман бер туристлык маршруты оештырырга, тарихи урыннарда йөреп бераз арыган кунакларга ял итү, ашау-эчү урыннары да булдырырга, Арчаны чын мәгънәсендә туристлык, ягъни, сәфәр кылучылар мәркәзе итәргә иде. Монысы инде Шәйдуллалар эше генә түгел, дәүләт эше дә.

Риман Гыйлемханов

Рәсемдә: Шәйдулла Сәлахов һәм Мәүлидә Кузьмина. Ильяс Фәттахов фотосы.


Фикер өстәү