«Подъездыбызда бомж яши. Кышка кергәч, өшеп үләр дип куркабыз»

 Редакциягә Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Файмә апа Сабирова шалтыратты. «Подъездыбызда бомж яши. Кышка кергәч, өшеп үләр дип куркабыз», – диде ул.

«ВТ» журналисты хәлләрне ачыклар өчен, Тынычлык урамындагы 11 нче йортка юл тотты.  Монда яшәүчеләр киләсемне белгәч, урамга чыгып каршы алдылар. Уйларында начарлык юк – йортсыз-нисез калган Евгений Скорик өчен борчылалар. Подъездда да тотасылары килми.

Файмә апа әйтүенчә, Евгений бирегә гаиләсе белән килеп урнаша. Ике кызлары да була. Фатирларын кредитка алган булалар. Баштарак начар яшәмиләр. Аннан хатын ирне ташлап китә, ә кредитын түли алмаган Евгений урамда кала.

–  Без икенче катта торабыз. Алар беренчедә яшәде. Ир-ат холыксыз иде инде. Аның хатыны Татьянаның матурлыгы… Ә ир эчеп кенә калмады, хатынын кыйнады. Балаларын кызгана идем, – ди Файмә апа. – Хатыны югары белемле, яхшы гына җирдә эшләп йөрде. Кешене эчү харап итә дә инде. Әгәр матур гына яшәгән булсалар, Евгений мондый көнгә төшәр идеме соң?

Безнең сөйләшкәнне ишетеп, икенче күрше килеп кушылды. Рәмзия Шакирова да бу гаиләне якыннан белә булып чыкты.

– Хатынын бик кыйнады. И, кызгана идек үзен. Алар безгә Саратовтан күченделәр. Ул бичара хатынның монда бер кешесе дә юк иде. Тилмерде инде ул ире белән. Биш ел элек әти-әнисе килеп алып китте аны, – диде ул. – Минем кечкенә оныгым бар. Евгений икенче каттагы идәндә йоклый. Бала аның яныннан узып йөрергә мәҗбүр. Йөткерә дә, төчкерә дә ул. Авырыйдыр дип тә уйлыйбыз. Евгенийның озак вакыт юынганы да юк. Бетләгән икән дип әйтәләр. Бер дә андый кеше белән яшисе килми бит.

Күршеләрне тыңлагач, Евгенийның үзенә эндәшеп карарга булдык. Йоклый иде. Безгә аны уятырга туры килде. Карап торышка 60–65 яшьләрдә дип уйлаган ир-атка 42 генә тулган икән әле.

– Минем монда беркемем дә юк. Саратовта да туганнарым калмады. Биш ел элек хатыным белән аерылыштык. Ул каядыр китте. Балаларның кайдалыгын белмим. Мин аларны оныттым да инде. Фатирга керә алмыйм. Анда хәзер яңа хуҗа. Кредитны түли алмагач, аны миннән банк алган. Туган якларга кайту турында уйламыйм. Анда мине кем көтсен? Акчам да юк.  Миңа монда рәхәт, – диде ул.

Аскы катта яшәүче,  элек каршы күршесе булган Татьяна,  аңардан куркам, ди.

– Төн уртасында ишекне шакый. Ачмасаң, аяклары белән тибә, – ди ул. – Без аны моннан җибәрү өчен кая гына бармадык. Гаиләсенә, туганнарына кирәк булмаган кеше кемгә хаҗәт соң?.. – ди ул.

Рәмзия Шакирова,  подъездда моңарчы 4 кеше үлде инде, ди.

– Менә шулай йортсыз калучылар керә дә, йә аракы эчеп агуланып үләләр, йә туңалар. Әле былтыр да эшкә барырга чыксам, ишек төбендә бер ир үлеп ята иде. Ишекне ябып та куябыз, тик барыбер керә. Элек шушы подъездда яшәгән иде бит. Ул чакта дуслары да күп иде. Бер ел төрмәдә дә утырып кайтты. Хатыны кайтып киткәч, биш ел бу фатирына җыен исерекне җыеп ятты. Үзе чыгып йөрми иде ул. Дуслары киләләр, ашаталар, эчертәләр. Тик  фатир өчен түләмәгәч, быелның июнендә аны аннан чыгардылар, – ди Рәмзия ханым.

Җәйге җылыда Евгений ишегалдында йоклаган.  Күршеләре үзен кызганып ашаталар да икән. Әмма Евгений да «эшсез» тормый, ди. Кибет төбендә соранып кайта. Кызганучылар күп икән. Кемдер ризык алып бирә, салырга да акча таба.

Евгенийны урнаштырып булмасмы дип Казандагы «Кеше приюты»на («Приют Человека») шалтыраттык. Баксаң, 7 сентябрь көнне бер мәрхәмәтлесе хәбәр биргәч, приют вәкилләре Евгений янына барган икән инде.

– Без кешене көч кулланып алып китә алмыйбыз. Барып, матур гына сөйләштек. Әмма ул безнең белән китмәде. Аңа үзенең тормышы ошый, күрәсең. Әбиләрнең борчылуы  хак. Алар аны кызгана. Күпләрдә мондый хис тә юк хәзер. Тик тормышын шешәгә алыштырган кеше яхшылыкны аңламый ул, – диде «Кеше приюты» социаль патруль хезмәткәре Илдар Каратаев. – Әгәр приютка килә икән, без аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Документларын барлап бирә алабыз.  Безгә килмәсә,  «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә барсын иде. Алар да аңа ярдәм итәчәкләр.

Без беркемгә дә хөкемдар була алмыйбыз. Евгенийны да кызганучылар да, ачуланучылар да табылыр. Әмма сау-сәламәт 42 яшьлек ирне, үзе акылга килмичә, кем генә төзәтә алыр икән…

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү