Кредит процентын кайтарып буламы?

Биш ел элек ипотекага фатир алган идек. Аның 13 процент салымын кире кайтардык. Фатир кредитының процентлары өчен дә күпмедер акчаны кайтарып була дип ишеткән идек. Аның тәртибе ничек? Шул хакта аңлатып язсагыз иде.

Гөлия Камалова, Казан

Башкаланың Совет районында урнашкан 6 нчы салым инспекциясенең өлкән белгече Рәмзия Мөхетдинова:

– Ипотека кредитының процентларын кайтару өчен декларация тутырырга кирәк. Моның өчен кредит килешүе, банк­тан процентлар турында белешмә алып килүегез сорала. Әгәр фатир ир һәм хатын исемендә икән, алар ул процент акчасын икесенә дә тигез итеп бүлеп ала. Фатир өчен процентларны бер генә тапкыр кайтарып була.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү