Психолог Зөлфия Максутова: «Стресс кичергәндә даруларга тотынганчы, эшне гап-гади нәрсәләрдән башларга кирәк»

Соңгы вакытта коронавирус белән бәйле вазгыять, дөнья­да булган күңелсез хәлләр дә күпмедер дә­рә­җәдә стресс кичерергә һәм борчылырга мәҗбүр итте.

Психолог, коуч Зөлфия Максутова андый вакытта даруларга тотынганчы, эшне гап- гади нәрсәләрдән башларга киңәш итә.

:: Зөлфия, стресс һәм борчуларны су эчеп кенә «куып» та була дип ишеткән бар, бу чыннан да шулаймы?

– Стресс, борчулар вакытында иммунитет какшый. Андый вакытта авыруларга бирешәбез, безне курку биләп ала. Коронавирус белән бәйле чикләүләр, билгесезлектә яшәү халыкта озакка сузылган борчуларга сәбәпче булды. Стресс вакытында бик күп адреналин бүленеп чыга. Аның нәтиҗәсендә кешенең бөерләре зур зыян күрә. Ә адреналинны организмнан чыгарырга кирәк. Шуңа күрә стресс вакытында беренче чиратта бик күп итеп су эчәргә киңәш ителә.

Кыен хәлгә калганда һәрвакыт кул астыгызда кайнар су булсын. Аның ярдәмендә без бөерләрне «бушатабыз». Әмма бер эчүдә биш стакан эчәргә кирәк түгел. Бөерләргә авырга килмәсен өчен аны аз-азлап кына эчәргә киңәш ителә. Нәкъ менә кайнар су эчүнең сере бик гади. Стресс кичергәндә бөерләр адреналин тәэсиреннән тыш, үзенең башка функцияләрен дә башкара. Ә җылы су эчү бөер суны җылыту белән дә «мәшгуль» булып, энергия сарыф итмәсен өчен кирәк. Мондый вакытта 50–60 градуслы су эчәргә киңәш ителә. Борчылганда әгәр агулы процесслар, томау, баш авырту, аллергия дә калкып чыкса, кайнаррак су эчегез. Күләменә килгәндә, көненә ике литр чамасы эчәргә кирәк.

:: Борчулардан котылуның өй шартларында үзең генә башкара алырлык башка ысуллары бармы?

– Кинәт кенә кыен хәлдә калганда, борчылганда кеше сулаудан туктый. Мондый вакытта үзегезнең сулышыгызны күзәтегез. Бу – безгә балачактан күчкән шаблон. Гап-гади гаилә мисалында карыйк. Дөнья булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Гаиләдә әти-әнисе низагка кергәндә балалар әлеге хәлне төзәтә алмауларын аңлыйлар. «Бу хәлдән ничек качарга соң?» – дигән уй туа аларның башларында. Әти-әнисенең сүзгә килүе балада стресс һәм курку тудыра. Баланың сулышы акрыная, ул тын алудан туктый язгандай була. «Мин суламыйм икән – берни сизмим. Димәк, бу хәл дә юк», – дип уйлый бала һәм әлеге очрак аның тәнендә гомерлеккә «сакланып» кала. Шуңа күрә әгәр паника яки хәвефләнү сизәсез икән: «Мин сулыйм» яки «Мин хәзер сулыйммы, әллә юкмы?» – дип үзегезне тикшереп карагыз. Сулауның ниндидер бер аерым төре, тәртибе юк, сез бары сулагыз гына. Кеше шок хәлендә булганда да сулаудан туктый. Стресс сездә гомерлеккә «эз» калдырганнан соң аны чыгару өчен белгечләргә йөрмәс өчен сулагыз. Сулау ярдәмендә стрессны үткәреп була, аны бары ничек бар, шулай кабул итәргә генә кирәк.

:: Күңел төшенкелегеннән котылу өчен безгә диңгез суы да җитә үзе…

– Әйе, бу чыннан да шулай. Тоз безне физик яктан гына түгел, энергетик яктан да «пычрак»лардан арындыра. Юкка гына диңгез буенда ял итүчеләр энергия, көч җыеп, үзләрен бәхетле тоеп кайтмый. Диңгез суының могҗизасы бар. Эпсом тозы салып ванна керсәң, ул стресслардан, начар кәефтән котылырга ярдәм итә. Бу – бик каты стресска бирелгәндә үзеңә ярдәм итүнең иң яхшы ысулы.

Кәеф кырылганда гына түгел, арыганда, энергиягез беткәнне сизгәндә 37 градуслы суда 1–2 кг Эпсом инглиз тозын эретеп, шунда 15–25 минут ятып торсагыз, үзегездә җиңеллек тоярсыз, өстегездән авыр йөк төшкән халәт кичерерсез. Әгәр ваннада яту мөмкинлеге булмаса, тәнгә тозны сылап коенып алсагыз да файдасын сизәрсез. Шулай ук 2 л суга 200 г әлеге тозны салып аягыгызны 15–20 минут тыгып утыру да шифа бирер.

Мондый ванналар эмоциональ һәм физик арыганлык, стресс, сәгать пояслары алышынганда, ярсыганда һәм хәлсезлек кичергән вакытта ярдәм итәчәк.

Әлеге ысулларны даими кулланганда кеше тынычлана, хәле яхшыра, элек аны чыгырыннан чыгара торган хәлләргә тыныч карый башлый. Дәвачы, өшкерүчеләрнең су эчәргә һәм тозлы ванна кабул итәргә кушуы юкка гына булмавын аңлагансыздыр инде.

«Мәхәббәт кулы» техникасы

Әгәр сез бүген һәм киләчәк өчен куркасыз, хәвефләнәсез икән «Мәхәббәт кулы» техникасын эшләп карагыз, дип киңәш итә Зөлфия Максутова.

Бер кулның учын маңгайга, икенчесен баш артына куеп башыбызны алдан һәм арттан кысмый гына тотып торабыз.

Бу вакытта салмак кына сулыйбыз һәм негатив хәл турында уйлыйбыз. Үзебезне, уйларыбызны да, сүзләребезне дә чикләмибез. Башыбыз яки учта пульслар тибешен сизгәнче һәм стресс тудырган хәлне уйлап туйганчы уйлыйбыз.

Сулыш алабыз һәм чыгарабыз. Су эчәбез. Яңадан маңгай белән баш артыбызны тотабыз. Стресс тудырган хәлнең уңай ягын күз алдына китерәбез. Чиксез рәвештә уйлыйбыз. Шул рәвешле без баш миенең иҗади эшчәнлек өчен җавап бирә торган өлешен эшләтеп җибәрәбез. Моннан соң яңа уйлар башка килә, яңа юллар ачыла. Яңа чишелеш тапканнан соң без әйләнә буенча «йөгерү»дән туктыйбыз. Ягъни без аны өзәбез. Шул рәвешле стандарт булмаган чишелешләр табабыз.

Әлеге техниканың үзенчәлеге нидә?

Бу эзотерика да, психология дә түгел. Бу бары физиологик процесслар гына. Без маңгай белән баш артын тотып, баш миенең алгы һәм арткы өлешен «тоташтырабыз». Чөнки стресс вакытында безнең баш эшләми башлый, гүя ул бөтенләй туктый. Без әлеге хәлне тиз генә кабул итеп тә өлгерә алмыйбыз. Әлеге техника безгә стресс тудырган хәлне ничек бар, шулай кабул итәргә ярдәм итә. Шулай итеп беренче өлештә без эмоциональ негативтан котылабыз.

Изге урын буш тормый бит, шуңа икенче өлештә стресстан бушаган урынны позитив белән тутырабыз.

Монда хыялыйлыкны кушып җибәрәбез. Ә бу безгә алга таба хәрәкәт итү өчен кирәк булачак. Иң мөһиме – үзең өчен саранланмаска кирәк. Гадәттә, даһи идеяләр без үзебезгә бернине дә чикләмәгән вакытта килә. Әлеге техника ресурс халәтен тудыра. Ә ресурслы халәттә без бөтенләй башка төрле карарлар кабул итәргә сәләтле.

Әңгәмәдәш – Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА

 


Фикер өстәү