Әни киләме? Халыкара тәрбиячеләр көне

Бакчада иң күп яңгыраган сорау
Балалар бакчага телефон күтәреп килә. Элеккеге балалар белән хәзергеләре арасында аерма шунда гына. Бала – кайда да бала инде ул. Казанның Мәскәү районындагы 294 нче бакчада тәрбияче булып эшләүче Гөлнур Юнысова әнә шулай ди. Аның өчен алар барысы да самими, күңелләре дәфтәр бите кебек ак.

Казан мәдәният институтын тәмамлап, 10 ел бу өлкәдә эшләгән Гөлнур, кызы Ләйсәнне бакчага урнаштыргач, үз һөнәрен тәрбиячегә алыштыра. 24 ел буе һәр иртәсе сабыйларны кочагына алудан башлана аның. Барысы да үземнеке кебек якын, дип сөйли тәрбияче алар турында. Исемнәре белән генә дәшеп калмыйча, кызым, улым дип тә әйткәли.


– Үз урынымны бакчада таптым. Һәм бер дә үкенмәдем. Балалар тәрбияләү бик ошый миңа. Кәефсез чакта кулга алып сөйсәм, башларыннан сыпырсам да, җаныма рәхәт. Бер генә начар бала да юк. Шулар белән уйнап, көлеп үтә гомер. Сабыр булмасаң, эшләп булмый. Балалар яратуны бик тиз сизә, шуңа карап, үзләре дә якыная. Шул ук вакытта җитди дә булырга туры килә, – ди Гөлнур.


Балалар кулларына телефон тотып килгәндә әверелә ул җитди апага. «Мин телефон белән төркемгә кертмим, әти-әниләрне дә кисәтеп куям. Өйдә дә 2–3 яшьлек сабыйга, тынычлансын дип, телефон тоттырып куялар. Гомумән, мәктәп яшенә кадәр замана уенчыгын бирү ягында түгел мин. Бу вакытларын бергә уздырсалар, аралашсалар, файдалырак булачак», – ди.
Режиссер булу аңа бу эшендә дә ярдәм итә. Бакчада театр түгәрәген җитәкли ул. Бергәләп әкиятләр куялар, халыкара фестивальләрдә дә катнашалар икән. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә булгач, алар белән эшләүнең авырлыгын сизми. Ә менә яңа килгән бәләкәчләрне ияләштерү, әти-әниләре белән уртак тел табу җиңелләрдән түгел. Кашык, карандаш тота белмәгән балалар белән дә эшләргә туры килгән аңа. Хәзер бакчага 3 яшьтән кабул итәләр. Күбесе барысын да өйрәнгән була, ди.


Кызык хәлләр дә булгалый. Төркемендә Әмир дигән малай төшке аш вакытында, табын янына утыруга, кашыгын авызына кабып йоклап китә торган булган. Бу малайны еш искә ала икән тәрбияче. Иң күп яудырган сораулары: «Әни киләме?», «Әни кайда?» Көнгә бу сорауны йөзләгән тапкыр ишетергә туры килә аңа.

Сабыйларның туган телгә мөнәсәбәте турында исә: «Гаиләдә әти-әниләре татарча сөйләшкәннәре телне бик яхшы белә, – ди. Хәзер бакчага күбрәк белеп киләләр. Әнисе башка милләт баласы булса, белми. Мин алар белән күбесенчә татарча сөйләшәм. Дәресләрне ике телдә алып барам, чөнки башка милләт балалары да бар. Татар теле дәресләре атнага өч сәгать керә. Әкиятләрне татарча куябыз. Татарча сөйләшә белгәнгә рольләр бирәм, әти-әниләре дә шат. Татар теле кирәкми диюче юк, киресенчә, татарча өйрәткәнгә рәхмәт әйтәләр. Әти-әниләр бик хөрмәт итәләр, мин дә аларны яратам».

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү