Европа: кытлык фонында үткән сайлаулар

Нидерландның икенче иң эре банкы Rabobank: «Европадагы газ кризисы 1970 еллардагы АКШтагы нефть шогына караганда куәтлерәк», – дип белдерде. Хәзерге яшьләр белеп бетерми: үткән гасырның 70 нче елларында гарәп илләре «кара алтын» сатуны туктату белән шантажлагач, Америкада кискен энергетик кризис туган иде.

Ул чакта Көнбатышны, җир маен чыгаруны һәм сатуны арттырып, СССР коткарды. Әмма ун еллап вакыт үткәннән соң, гарәпләр, нефть бәясен түбәнгә төшереп, СССРдан үч алдылар. Коммунистик державаның түнтәрелүенең икътисади алшарты шул булды. Хәзер исә Европа газ бәясен өскә чөеп уйный. Англиядә газ гына түгел, бензин кытлыгы башланды. Хәл шуңа барып җитте: ягулык салу станциясендә якшәмбе көнне дүрт ир бензин бүлешә алмыйча сугыштылар. «Би-би-си» өченче көн инде бензин заправкаларында гаять зур чиратлар җыелуын хәбәр итә. «Чират бензин бөтенләй беткән җирләрдә генә юк», – ди. Кризисның сәбәбе ягулык юклыкта түгел ләкин. Бензин бар һәм җитәрлек, әмма аны ташырга шоферлар җитешми. Вазгыять паника куптарды да, хәл кискенләште инде. Совет чорын сагынучыларга Англиягә барырга киңәш итәбез. Бөекбритания торган саен СССРның соңгы елларын хәтерләтә.

Европалылар менә шундый фонда тавыш бирделәр. Исландия парламентына аздан гына хатын-кызлар кереп тулмады: 63 депутатның 30ы – хатын-кыз. Вашингтонда моны зур уңыш дип бәяләделәр. Ә менә Германиядә сайлауда җиңүче юк. Хәзерге канцлер Меркель партиясе өстенлек ала алмады. Иң күп тавышны социал-демократлар җыйды. Әмма 25,7 процентлы җиңү бик аз. Христиан-демократлар союзы һәм Христиан-социаль союзы, бер блокка берләшеп, 24,1 процент тавышка ия булдылар. Әлегә канцлерның кем булачагын әйтеп булмый. Иң күп тавыш җыйган партияләр икесе дә лидерлыкка дәгъва итә, ләкин икесенең дә моның өчен өстенлеге җитешми.

Швейцариядә исә референдум үтте. Бу илдә әлегә кадәр бер җенесле гаиләләр тыелган иде. 64,1 процент швейцарияле референдумда ирләрнең – ирләр, хатыннарның хатыннар белән гаилә коруларын һәм бала үстерүләрен яклады. Акылдан язуның мондый дәрәҗәсе Көнбатышта прогресс санала, азатлык дип бәяләнә. Шул кыйммәтне алар бөтен дөньяга көчләп тагарга телиләр. Якшәмбе көнне генә интернет челтәрендә Америка актрисасы Джеми Кингның 4 яшьлек улын кыз бала итеп киендереп төшергән фотосы таралды. Малайлардан кыз ясау, кызлардан малай ясау – Көнбатышның тагын бер «казанышы». Тик менә малайлардан чын ирләр, кызлардан нәфис һәм гүзәл затлар тәрбияләү ысулын гына алар тәмам югалтып баралар. Көнбатышлылар шулай юләрләнеп мавыккан бер чорда Кытай АКШка беренче булып атом-төш һөҗүме ясарга әзер булуын белдерде. Кытай – Америка каршылыгының куркыныч дәрәҗәгә якынлашу хәбәре бу. Безнең эрага кадәр үк яшәгән Лут кавеменең (Содом һәм Гоморра) ничек һәлак ителгәнен беләбез бит. Кыргыйлашу дәрәҗәсе шкаланы узып киткән халыкларның һәлакәте яңадан кабатланса, гаҗәпмени.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү