«Татфондбанк»ның элеккеге җитәкчесе Роберт Мусинга хөкем карары чыгарылды

Казанның Вахитов районы суды карары нигезендә, «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусин 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде.  Ул шулай ук кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгына 23,3 млрд сум түләргә тиеш була. 

«Татфондбанк»ның соңгы башлыгы Роберт Мусин вәкаләтләрен үз мәнфәгатьләрендә куллануда гаепләнә. Ул  барлык алты эпизод буенча гаепле дип танылган һәм 12 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән.

Моннан тыш, Роберт Мусин дәүләт бүләкләреннән дә мәхрүм ителгән. Тоткыннан азат ителгәннән соң аңа өч ел идарә итү дә тыелган.


Фикер өстәү