Казанда мохтаҗларга кием-салымнар җыялар

2 октябрьдә Казанда хәйрия акциясе утәчәк. Анда һәркем мохтаҗларга кием-салымнар тапшыра алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар яхшы хәлдәге чиста әйберләрне кабул итәчәк, төсе, үлчәме һәм фасоны әһәмияткә ия түгел. Җыелган әйберләрнең барысы да «Яхшы куллар» хәйрия склады эше кысаларында «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагыларга тапшырылачак.

Акциягә кушылырга теләүчеләрне бу атнаның шимбәсендә 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр сәүдә үзәге парковкасында —  Хөсәен Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча көтәләр.

«Яхшы куллар»ның әйберләр кабул итү буенча даими пунктлары да эшли. Алар Восстание урамы, 59 һәм Калинин урамы, 3 адреслары буенча урнашкан.


Фикер өстәү