Контроль кирәк…ми?!

Россия Президенты Владимир Путин  мәктәпләрдә  тикшерү  һәм контроль эшләрен  киметү буенча йөкләмә биргән иде. Рособрнадзор яңа уку елы башланганчы ук төбәкләргә тәкъдимнәр җибәргән. Хәзер укучыларга азрак язарга туры киләчәкме? Бу аларның белемен ачыкларга комачау итмәсме?

Казандагы халыкара мәктәпнең директоры Нияз Гафиятуллин, бу карар тиктомалдан гына кабул ителмәгән, моның  җитди сәбәбе булгандыр, ди.

– Гадәттә, мин үзем һәм хезмәттәшләрем эшләгән мәктәпләрдә андый проблема беркайчан да булмады. Әти-әниләр бервакытта да зарланмады. Киресенчә, билгеләр җитми, контроль эшләр күбрәк кирәк, дип сорыйлар иде. Уку программасы бар. Шуның нигезендә укытучы, төрле ысуллар кулланып, балаларның белемен тикшерергә тиеш. Моннан берничек тә тайпылып булмый, – ди Нияз Гафиятуллин.

Исемен әйтергә теләмәгән директор урынбасары контроль эшләрнең күп булуыннан зарланды.

–  Хәзерге вакытта ай ахырына кадәр уку елына старт бирүче контроль эшләр бара. Чирек беткәч, ярты ел узгач, май ахырында… – аларның саны күп. Соңгысы бер сыйныфтан икенчесенә күчерү өчен кирәк. Боларны берничек тә үткәрмичә булмый. Моннан тыш, һәр тема буенча бар әле. Әгәр  тикшерү эшләре киметелсә, белем сыйфаты төшәчәк, ягъни «2ле»ләр саны күбәячәк, – ди ул. – Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) нигә кирәк ул? Бу бит – мәктәп өчен үзе бер мәшәкать. Аңа 3–4 көн әзерләнергә кирәк. Нәтиҗәсе укучыга да, әти-әнигә дә әйтелми. Безгә аны, мәктәп өчен кирәк, дип аңлаталар. Болай да һәр укучының ничек укуын белеп торабыз.

Биектау районының Дөбьяз мәктәбе директоры Ринат Хәсәнов әйтүенчә, тема үткән саен, контроль эш уздырмыйча булмый.

– Аннан башка мин яңа тема аңлата алмыйм, чөнки баланың белем дәрәҗәсен белмим. Әгәр укучыларның күп өлеше контроль эшне начар язган икән, кабат аңлатам. Яхшы язсалар, теманы дәвам итәм. Физикадан 8–10 сәгатькә бер тапкыр контроль эш үткәрәм, бу күп түгел. Шуңа күрә кыскартырга кирәкми. Ә менә укытучыларның кәгазь, хисап эшен киметсәләр, яхшы булыр иде. Укытучының бала белән аралашырга, тынычлап укытырга вакыты калмый бит, – ди  Ринат Хәсәнов.

Укытучылар – бер, ә укучылар башка төрле уйлый.

– Контроль эш нигә кирәк ул? Мин «4ле» һәм «5ле» билгеләренә генә укысам да,   тикшерү эшләрен бер дә яратмыйм. Өстәмә борчу бит бу. Нәтиҗәсе начар булмагае дип борчыласың.  Каушап, билгеләре түбән булучылар да бар. Укытучы дәрестә дә белемне бәяли ала дип уйлыйм. Шуңа күрә контроль эшләрне киметсәләр, сөенер идек, – ди 11 нче сыйныф укучысы Дилә Гыйльманова.

КФУның 1 нче курс студенты Исламия Сафина әйтүенчә, контроль эшләрдән башка белем сыйфатын бәяләп булмаячак. Теманы белгән укучы имтиханнан да, башка тикшерү эшләреннән дә курыкмаска тиеш.

– Математикадан яңа тема үткән саен, ике атнага бер мәртәбә эшли идек. Биология, химия кебек фәннәрдән тикшерү чирек ахырында бер мәртәбә үткәрелә. Рус теле, җәмгыять белеме фәннәрен бик ярата идем. Ә  менә математиканы җенем сөйми. Химия һәм физикадан лаборатор эшләр кызыклы. Ни өчен дигәндә, аларда төрле тәҗрибәләр үткәреп була. Гомумән, контроль эш синең белемеңне күрсәтә. Билгесе начар икән, димәк, берни белмисең дигән сүз,  – ди Исламия.

Тәкъдимнәр төбәкләргә җибәрелгәч, чарасы күрелер анысы. Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев, контроль эшләре атна дәвамында бердән дә артмаска тиеш, дип белдерә. Ул аны беренче һәм соңгы дәресләрдә үткәрмәскә киңәш итә.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү