Нишләтергә сине, мәктәп?!

Дәүләт Советы президумы утырышында тагын мәгариф өлкәсенә караган инициативалар яңгырады. Путин Мәгариф министрлыгына һәм төбәк хакимиятләренә укытучыларның хезмәт хакын күтәрү турында уйларга кушты.

Ияләнелгәнчә шулай дип язып куйдым да Путин әмерен яңадан укып чыктым. Юк, күтәрү түгел, ә укытучы хезмәтенә түләү системасын камилләштерү турында бара икән сүз. Безнең баш мие автомат рәвештә аны күтәрү дип кабул итә. Төбәкләр бюджетының бик кысынкы булуын исәпкә алсак, системаның бер үк бюджетны башкача бүлү тарафына гына үзгәртелүе дә ихтимал икәнен аңларга тиешбез. Бәлки, кемнәрдер күбрәк тә ала башлар… Әлегә тумаган тайның билен сындырып булмый, чиновникларның мәсьәләне ничек хәл итүен вакытлар узгач күрербез, мөгаен. Владимир Владимирович кушканнар арасында мәктәпләрдә контроль эшләр санын киметү турындагысы да бар. Балалар кулына эләгә торган интернет-мәгълүматны дәүләт контроленә алу да максат ителгән.

Тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итә: Президент әле яңа гына «Бердәм Россия»нең партия комиссияләрен төзү турында да игълан итте. Парткомиссияләрнең берсе турыдан-туры мәгариф өлкәсен үз канаты астына ала. Тагын берсе «Аналарны, балаларны, гаиләне яклау» дигән исем белән аталган. Монысының да функциясенә тәрбия, мәгариф мәсьәләләре катнашуын аңлау кыен түгел. Дөресен генә әйткәндә, тагын бер яисә берничә бюрократик аппарат булдыру эшкә бик әллә ни ярдәм итәр дип өметләнмим. Өстәл арты фронты сугышчылары саны арту мәктәп өстенә яңа тикшерүләр генә вәгъдә итә. Яңа кәгазьләр тутыру, яңа отчетлар булдыру ихтыяҗы котылгысыз рәвештә көн тәртибенә килеп баса. Һәр яңа миинистр исә, эшкә кергәндә, отчетлар киметеләчәге, укытучының кирәкмәгән кәгазьләр тутырып мәшәкатьләнүенә юл куелмаячагы турында вәгъдә итә һәм… аннан соң килгән министрга шул вәгъдәне  янә бер тапкыр кабатларга туры килә.

Президент командасының сентябрь сайлавыннан соң төп проблемаларның берсе итеп мәгариф өлкәсен күрүе һәм шул өлкәдә инициативалар белән чыгуы гаҗәп түгел. Менә бу соңгы вакытларда мәктәпләрдәге һәм уку йортларындагы атышлар, балалар суицидының бик югары саннары, илнең технологик яктан бик нык артта калуы, вузларда белем алган күп студентларның, эш һәм яшәү урыны итеп, чит илләрне сайлавы, белгечләрнең компетентсызлыгы, мәктәпләрдә укытучылар җитешмәү… Проблемалар йомгагы таудан төшкән кар йомгагы кебек үсте бит. Аңлашыла инде: Президент администрациясе Мәгариф министрлыгына идеяләр сорап мөрәҗәгать итә. Министрлыкның исә үз коллекциясендә берникадәр идея сакланмый калмый, әлбәттә. Менә бу контроль эшләр санын киметү идеясе – дөрес фикер ул дөреслеккә. Менә шуның ничек итеп Президент идеясенә әверелүенең кухнясын карыйк әйдә. Җәй көне үк инде Мәгариф министрлыгы һәм Россиянең мәгарифне күзәтү органы (Рособрнадзор) мәктәпләрдә бәяләү эшләре санын киметү турында рекомендацияләрне югарыдан түбәнгә төшергән булганнар. Эш бит шунда: бала бер көн эчендә берничә контроль эш эшләргә мәҗбүр хәзерге вакытта. Моның никадәр стресс һәм психикага никадәр һөҗүм икәнлеген аңларга була. Аңа ничек түзәргә кирәк? Әле укытучының пландагы контроль эшләреннән тыш теләсә кайсы вакытта мәктәп администрациясе тикшерү белән кереп утырырга мөмкин, югарырак мәгариф оешмаларыннан килеп төшсәләр дә гаҗәп түгел. Мәктәп өчен бик гадәти хәл. Бу очракта стресс балага гына түгел, укытучыга да яный. Нәтиҗә күрсәтергә кирәк була. Ә ун балалы бер класста 4–5 дислексик һәм дисграфик бар икән, нәтиҗәне ничек итеп күрсәтәсең? Илле процент «икеле» гарантияләнгән, чөнки гадәти мәктәп методикалары белән берничек тә дислексикларны укырга өйрәтә алмыйсың. Аларны өйрәтү өчен махсус технологияләр кирәк. Менә шунда укучылар белән укытучылар бер йодрык булып берләшәләр инде гадәттә. Өскә килгән куркынычны бергәләп уздырып җибәрү җаен табалар. Проблемамы бу? Проблема. Әмма, гафу итегез, Президент дәрәҗәсендә хәл ителә торган масштаблы түгел. Аны Мәгариф министрлыгы гадәти эш режимында әллә кайчан хәл итәргә тиеш иде инде.

Ил җитәкчесе исә, бу юлларның авторы аңлавынча, глобальрәк мәсьәләрне хәл итүне гарантияләргә тиеш. Әйтик, ни өчен балаларда фәннәрне үзләштерергә стимул юк? Мотивация юк икән, уңыш юк, ахыргы нәтиҗә песи яларлык кына була. Ни өчен педагогик вузларга сәләте чамалырак булган абитуриентлар гына килә? Аларның да әле бик азы гына мәктәпкә әйләнеп кайта. Гомумән, белгечлек буенча эшләмәү – хәзерге заманның бер чире бит инде. Егет яисә кыз инженер дипломы ала да сәүдә рәтендә басып тора. Яисә башка өлкәгә китә. Бары тик үз белгечлеге буенча гына эшләми. Бу бит инде – югары мәктәпкә салынган инвестицияләрең үзләрен акламавы дигән сүз. Салым түләүчеләр акчасын суга салу. Менә бу проблемаларны чишәргә тармак министрлыкларының гына көче җитми, чөнки бюджет-финанс мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнгән. Аларны хәл итү өчен югары җитәкчелекнең сәяси ихтыяры таләп ителә. Ә безнең белгечләр Президент администрациясе идеяләр сорагач, үзләрен арты белән күлгә чумган үрдәк кебек тоталар: үз югарылыкларында хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне төртәләр. Аларның кайберләрен хәтта мәктәп администрациясе дә уңышлы хәл итә алыр иде.

Мәктәптәге атмосфераны үзгәртү генә дә кайвакыт радикаль уңай үзгәрешләргә китерә ала. Бала тормышында бер укытучы революция ясаган чаклар була. Бөек совет педагогы, академик Шалва Александрович Амонашвили дигән шәхес бар бит. Хәзер туксан яшь инде аңа. Милләте буенча грузин ул. Менә шул кеше мәктәптә җиденче класска кадәр тоташ «икеле»гә укыган. Ә мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган. Аның укуга мөнәсәбәтен грузин теле укытырга килгән яшь укытучы кыз үзгәрткән. Бер укытучы бала аңында кискен борылыш ясый ала, димәк. Югары җитәкчелекнең эше исә мәктәпкә ничек итеп менә шундый укытучыларны китерү проблемасын хәл итү булырга тиеш. Калганын шул укытучылар хәл итә инде аның. Югарыдан комачауламасалар, әлбәттә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов  

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү