Илкүләм календарьга кергән прививкалар шәхси клиникаларда бушлай ясатылачак

Октябрь аеннан илкүләм календарьга кергән прививкаларны  кайбер шәхси клиникаларда бушлай ясатырга мөмкин булачак. Тиешле закон агымдагы елның июлендә кабул ителде.

Яңа кагыйдәләр мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче дәүләтнеке булмаган медицина учреждениеләренә генә кагыла. Аларга акча федераль бюджеттан биреләчәк.

Илкүләм календарьга кергән прививкалар Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган. Аңа  кызамык, кызылча, бума ютәл, җил чәчәге, дифтерия, грипп, туберкулез, В гепатиты, дифтериядән, полиомиелит һәм башка авырулардан прививкалар кертелгән. Әлеге исемлектә төрле яшь төркемнәренә караган утызга якын прививка бар.


Фикер өстәү