Казанның «Гаилә» мәчете Өлкәннәр көне уңаеннан «Әбием догалары» флешмобында катнашырга чакыра.
Флешмобта катнашу өчен әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегезнең һәм өлкән яшьтәге туганнарыгызның Коръән сүрәләре укыганын яки дога кылганын видеога төшерергә һәм инстаграмда #әбиемдогалары #дога хэштеглары белән урнаштырырга гына кирәк.
«Әгәр якын кешеләрегез бу дөньяда юк, шулай да аларның аудио яки видеоязмалары сакланып калган икән, аны искәртеп куярга онытмагыз, алар өчен дога кылырбыз», – ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.